Татарстанда яшьләрне фәнгә җәлеп итү өчен Россиядә беренче ярдәмче программа булдырырга телиләр

2021 елның 9 феврале, сишәмбе

Республикада «Татарстанның фәнни яшьләре» ярдәмче программасын булдырырга телиләр. Ул яшьләр арасында фәнне популярлаштыруга һәм аны фәнни эшчәнлеккә җәлеп итүгә, шулай ук яшь галимнәргә ярдәм итүгә юнәлтеләчәк. Бу хакта «Татар-информ» МА хәбәрчесенә ТР Яшь галимнәр һәм белгечләр хәрәкәтенең башкарма комитеты рәисе Юлия Кареева сөйләде.

«Без ярдәмче программада яшьләрне фәнгә җәлеп итүне, яшь галимнәргә ярдәм күрсәтүне һәм аларны алга этәрүне берләштерергә ниятлибез. Ул әзерлек стадиясендә, һәм аны быел башлап җибәрү бик яхшы булыр иде, чөнки 2021 ел Россиядә фән һәм технологияләр елы дип игълан ителде», — дип билгеләп үтте агентлыкның әңгәмәдәше.
Ул аңлатканча, программада финанс ярдәме дә, коммуникацион ярдәм дә каралган, ягъни галимнәргә хакимият һәм эшмәкәрләр белән хезмәттәшлек итәргә ярдәм итәчәк.

«Бу әлегә идея генә, без аның өстендә эшлибез, аннары аны гамәлгә ашыру өчен ашырырга тәкъдим итәчәкбез. Ел ахырына кадәр өлгерәсе килә», — дип йомгак ясады Кареева.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International