«Белем-гаҗәеп көч»: Казанда 2020 елда Татарстан Республикасының иң яхшы яшь галимнәрен сайладылар

2021 елның 9 феврале, сишәмбе

Казанда 2020 ел нәтиҗәләре буенча 12 иң яхшы яшь галимне һәм тугыз иң яхшы аспирантны билгеләделәр. Алар  дипломнар һәм 10 меңнән 35 мең сумга кадәр акчалата призлар алдылар. Җиңүчеләргә сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева мөрәҗәгать итте.

«Сез Җирдә иң кадерле саналган – белемгә иясез. Ул һәрвакыт сезнең белән булачак. Ул сезгә һәрвакыт үзегезне ачык тормышта үзегезне табарга мөмкинлек бирәчәк. Белем – ул сезгә үз-үзегезне танытырга мөмкинлек бирәчәк гаҗәеп көч»,– диде Фазлыева.

Ул яшьләргә үзләренең өйрәнүләренә карата булган кызыксынуны мөмкин кадәр озаграк сакларга, шулай ук аларның эшеннән канәгатьләнү хисе һәм бөтен кешелек җавап бирә алмый торган сорауларга җавап эзләүләрен теләде.

Иң яхшы аспирантлар һәм галимнәрне өч фәнни юнәлеш: техник, табигый һәм социаль-гуманитар юнәлеш буенча билгеләделәр. Галимнәр өчен «Оешманың иң яхшы яшь галиме» дигән өстәмә номинация дә бар иде. Һәрберсендә өчәр җиңүче сайланды. Конкурста барлыгы 130га якын кеше катнашты.

«Яшь галимнәрнең исемнәре бүген көн буе яңгырасын, аннары бер ел буе илебезне һәм республикабызны данласынннар. Сүз дә юк, бу зур хезмәт, әмма еш кына ул күзгә күренеп тә тормый  кебек, әмма бүген без галимнәрне бүләкли алуыбыз бик күркәм күренеш», — дип ассызыклады ТР Яшьләр эшләре буенча министрның беренче урынбасары Тимур Сөләйманов.

Быел конкурсны уздыру аеруча символик мәгънәгә ия, чөнки 2021 ел – Россиядә Фән һәм яңа технологияләр елы дип игълан ителде, дип искәртте Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин. Республикада иң яхшы яшь галимнәрне 2010 елдан алып бүләклиләр. Бу вакыт эчендә 180 кеше җиңүче булган инде.

«Техник фәннәр» номинациясендә яшь галимнәр арасында Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетының Транспорт корылмалары институтының автомобиль юллары, күперлә һәм тоннельләр кафедрасының 33 яшьлек доценты, техник фәннәр кандидаты Ленар Мәүлиев җиңүче булды. Аның технологиясе нигезендә Татарстан буенча 19 участокта юл өслекләре булдырылган, һәм аларның торышы даими анализлана һәм җитешсезлекләр бетерелә.

«Минем хезмәтемне һәм эшемне бәяләүләре өчен бик шатмын. Беренче чиратта, нәкъ менә шунысы күңелле. Шунысы сөендерә, безнең республикада галимнәрнең тырышлыкларын күрә һәм бүләкли беләләр», — диде Мәүлиев.

Республикада яшь галимнәргә эшләү өчен барлык шартлар да тудырылган, дип белдерде әңгәмәдәш  «Татар-информ» МА хәбәрчесенә. Ул үз вузына һәм республика җитәкчелегенә ярдәм өчен рәхмәт белдерде.

ТР табигый ресурслар өлкәсендә иң яхшы аспирант, КФУ вәкиле Алексей Андреев билгеләп үткәнчә, акчалата бүләк иң мөһиме түгел, гомумән, ул аның турында белми. Иң мөһиме — аның хезмәтен тану.

«Акчалата приз бернинди роль дә уйнамады, мин аның бу конкурста булуын белми дә идем. Миңа катнашу, үз дәрәҗәмне тикшерү, минем эәләнүләрем ни дәрәҗәдә актуаль  һәм Татарстанда фәннең  үсеш алуын белү кызык булды", — диде әңгәмәдәш.

Аның тикшеренүләре ГЛОНАСС системасы ярдәмендә айга космик кораблар утырту системасы белән бәйле. Аның сүзләренә караганда, хәзер ул аеруча актуаль, чөнки якын арада Россия һәм чит ил космик агентлыклары Җирнең табигый иярчененә очышлар планлаштыра. Хәзер Андреев үз коллегалары белән «Роскосмос»тан хезмәттәшлек буенча тәкъдимнәр көтә.

Җиңүчеләр һәм мәртәбәле кунаклар өчен бүләкләү тантанасы һәм хореография коллективлары һәм җырчылар катнашында зур булмаган концерт уздырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International