Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Президенты каршындагы Мәгариф һәм фән советының милли мәгариф, мәдәни һәм тарихи мирасны саклау мәсьәләләрен карау өчен аерым утырышын үткәрергә кушты.
«Бу мәсьәләләрдә безгә фәнни нигезне көчәйтергә кирәк», — дип белдерде республика җитәкчесе Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Мәгариф һәм фән советы һәм Татарстанда Фән һәм технологияләр елын әзерләү һәм уздыру буенча республика оештыру комитетының киңәйтелгән утырышында.
Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, Россиядә 2021 елда Фән һәм технологияләр елын үткәрү фән һәм сәнәгать өлкәләренең үзара хезмәттәшлеге буенча эре һәм нәтиҗәле мәйданчыклар булдыру, шулай ук федераль ярдәм белән проектларда актив катнашу өчен яхшы мөмкинлекләр бирә. Моннан тыш, мондый елны уздыру яшьләрне фән һәм технологияләр өлкәсенә җәлеп итәргә, «бу ачышлар артында торган» галимнәрнең фәнни эшләнмәләрен популярлаштырырга ярдәм итәчәк.
Татарстан Республикасы Президенты билгеләп үткәнчә, республикада Фән һәм технологияләр елын югары дәрәҗәдә уздыру өчен Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә оештыру комитеты булдырылган. Проект-эш планы формалаштырылган.
«Алексей Валерьевич Песошинның оештыру комитеты составында җаваплылык зоналарын бүлеп тармак эш төркемнәре булдыру идеясен хуплыйм. 2022 елда Казанда ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы комитеты сессиясен үткәрү буенча эшче төркем оештырырга кирәк дип саныйм», — дип ассызыклады ул.