«Салават күпере» торак массивында 260 урынга исәпләнгән ике балалар бакчасы ачылды. Аның берсе балаларның бионика өлкәсендә социаль тәҗрибәсен үстерү юнәлеше буенча эшлиячәк, ә икенче балалар бакчасында һәр баланың спорт потенциалын үстерүгә басым ясалачак. Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрдә 1,5 яшьтән 3 яшькә кадәрге балалар өчен ясле төркемнәре дә бар.
«Салават күпере» – иң яшь микрорайоннарның берсе, биредә нигездә яшь гаиләләр яши. Кичә ачылган ике яңа мәктәпкәчә белем бирү учреждениесеннән тыш, биредә биш балалар бакчасы төзелде, спорт заллары, бассейннары, концерт заллары булган ике заманча мәктәп бар.
Илһам Шакиров, 7а проспекты буенча урнашкан 45нче «Тиктормас» балалар бакчасы «Демография» илкүләм проекты кысаларында төзелгән. Учреждение 260 урынга исәпләнгән һәм 14 төркем бар. Аңа 160 бала җибәрелгән. Балалар бакчасының үз уникаль юнәлеше бар — биредә һәр баланың спорт потенциалын үстерүгә басым ясалачак. Балалар өчен рекреацияләрдә кыяга менү тренажры, импровизацияләнгән футбол кыры урнаштырылган.
Балаларның спорт күнекмәләрен «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы кураторлары, «Олимпиец» олимпия резервы училищесы кураторлары һәм башкалар үстерәчәк. Шулай итеп, инде яшьтән үк балалар дөрес итеп идәннән кулга таянып күтәрелергә, чүгәләрг, турникта тартылырга һәм йөгерергә өйрәнәчәк.
Шулай ук балалар бакчасында иртә яшьтәге төркемнәр бар, анда әниләр һәм балалар белән психологлар эшлиячәк.
44нче «Керпе» балалар бакчасы — Илһам Шакиров проспекты, 6 адресы буенча ачылды. Ул шулай ук 260 балага исәпләнгән. Мәктәпкәчә учреждениенең төп юнәлеше — бионика өлкәсендә балаларның социаль тәҗрибәсен үстерү.
Быел Казанда 1 690 урынга исәпләнгән 8 балалар бакчасы ачу планлаштырыла, шуларның 5се — «Демография» илкүләм проекты буенча төзеләчәк. 2020 елда шәһәрдә 2220 урынга исәпләнгән 9 мәктәпкәчә учреждение үз ишекләрен ачты.