Татарстанның яшь галимнәре ярты миллион сум акча ала алачак

2021 елның 10 феврале, чәршәмбе

«УМНИК» программасының ярымфиналларын үткәрүгә вузлардан һәм фәнни-тикшеренү институтларыннан гаризалар сайлап алу башланды. Катнашучылар ике елга 500 мең сум күләмендә грант өчен көрәшәчәк. Бу хакта «Идея» инновацион технопаркының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Сайлап алуда катнашу өчен югары уку йортлары һәм фәнни-тикшеренү институтлары чакырыла. Аккредитация өчен халыкара чаралар, аннан соң бөтенроссия, төбәк һәм вуз эчендәге чаралар өстенлекле булып тора. Нәкъ менә шушы вакыйгалар кысаларында „УМНИК“ программасының ярымфиналистлары — 18-30 яшьлек яшь галимнәр, инноваторлар сайлап алыныр дип көтелә», — дип хәбәр иттеләр матбугат хезмәтендә.

Узган ел сайлап алу тугыз мәйданчыкта үткәрелде: КНИТУ (КАИ), КНИТУ (КХТИ), КДМУ, КДАУ, РФА ФИЦ КазНЦ һәм «Идея»технопаркы. Быел Татарстанда 9дан 14кә кадәр ярымфинал үткәрелергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International