Ел саен үткәрелә торган «Мин математиканы яратам» онлайн-олимпиадасына 1-6 нчы сыйныф укучылары өчен теркәлү ачылды, дип хәбәр итә проектның матбугат хезмәте.
Олимпиаданың максаты — стандарт булмаган биремнәр һәм интерактив формат ярдәмендә балаларны математика белән мавыктыру.
Сынап туры 9-28 февральдә, төп тур – 1-14 мартта узачак. Олимпиадада дөньяның теләсә кайсы почмагыннан рус телле укучылар катнаша ала. Моның өчен укучының укытучсына яки ата-анасына аны олимпиада сайтында теркәргә кирәк. Катнашу өчен махсус белем кирәкми: мәктәптә аңлатылганнары да җитә. Биремнәрне хәл итү өчен 60 минут вакыт бүлеп биреләчәк, теләсә кайсы вакытта керешергә мөмкин.
«Безнең олимпиада гадәти ярышларга охшамаган, анда башкаларны узып китү максаты куелмаган. Биредә төп көндәш — бирем, һәм аны чишә алган һәркем өчен зур җиңү, чөнки ул үзенең кечкенә математик ачышын ясаган. Дипломнар шәхси нәтиҗәләргә генә бәйле, һәм башкаларның күпме биремнәрне чишүе мөһим түгел», – дип билгеләп үтә педагогик осталык үзәгенең фәнни җитәкчесе Иван Ященко. Иң катлаулы мәктәп фәннәреннән берсе саналга бу дөньяга сәяхәттә «Фиксики» популяр мультфильм геройлары балаларны озата барачак.
Олимпиада нәтиҗәләре буенча һәр укучы катнашучы, җиңүче яки призер сертификаты алачак. Иң уңышлы чыгыш ясаган укучыларны әзерләгән педагоглар оештыручылардан Рәхмәт хатлары алачак. Укытучылар һәм ата-аналар шулай ук призлар: наушниклар, рюкзаклар һәм «Яндекс»тан чыбыксыз колонка уйнатуда катнаша ала.
Олимпиаданы оештыручылар – «Яндекс.Дәреслек» проекты, Мәскәү педагогик осталык үзәге һәм «Фиксики» проекты.