«Белем бирү мохите» онлайн-программасы экспертлары социаль челтәрләр ярдәмендә укыту өчен мотивлаштыручы мохит булдыру серләре белән уртаклашачак

2021 елның 10 феврале, чәршәмбе

10 февральдә Мәскәү вакыты белән 15:00 сәгатьтә «Россия мәгарифе» федераль порталында «Белем бирү мохите» атналык онлайн-программасының яңа чыгарылышы турыдан-туры эфирга чыгачак.

Әлеге чыгарылышның темасы –  «Социаль Челтәрләр ярдәмгә! Укучыларны уку белән кызыксындыру өчен интернет потенциалын ничек файдаланырга".

Социаль челтәрләрдә – «ВКонтакте» дан TikTok кадәр — белем бирү контентлары шактый. Аның ни дәрәҗәдә дөрес һәм методик яктан тикшерелгән булуын ничек аңларга? Укытучыга социаль челтәрләрнең потенциалын ничек нәтиҗәле кулланырга? Укучыларга социаль челтәрләрнең күңел ачу чарасы гына түгел, үзүсеш мцмкинлеге дщ икәнлеген ничек аңлатырга?

Программа экспертлары:

- Петр Земсков, Чиләбенең 35 нче лицееның математика укытучысы (аның TikTokтагы  «Математика һәм фокуслар» каналына  260 мең кеше язылган);

 

- Владимир Лубский, Мәскәүнең «Интеграл» мәктәбе директоры, «Интеграл» мәктәбе укучылары һәм укытучылары Telegram мессенджеры өчен популяр белем бирү чат-ботын булдырдылар);

- Александр Степанов, Мәскәү шәһәренең «В.В. Маяковский исемендәге мәктәп»нең информатика укытучысы (Youtubeда Antiteacher каналы алып баручысы).

Дискуссиянең модераторы – «Югары икътисад мәктәбе» милли тикшеренү университетының мәгарифтә медиакоммуникацияләр лабораториясе мөдире, «Комсомольская правда» күзәтүчесе Александр Милкус.

Онлайн-программаны «Россия мәгарифе» федераль порталы мәйданчыгында һәм Россия Мәгариф һәм фән министрлыгының «Вконтакте» социаль челтәрендәге рәсми төркемендә трансляцияләү мөмкин булачак.

«Белем бирү мохите»  — Россия мәгарифен үстерү турында атна саен үткәрелә торган онлайн-программа. Ул эфирга һәр чәршәмбе көнне чыга. Бу — мәгариф, тәрбия һәм фән өлкәсендәге иң актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышу өчен онлайн-мәйданчык, ул киң даирә экспертларны — мәктәп директорлары һәм педагогларны, югары уку йортлары, көллият һәм техникум җитәкчеләре һәм мөгаллимнәрен, өстәмә белем бирү учреждениеләре җитәкчеләрен, мәгариф белән идарә итүнең төбәк органнары вәкилләрен берләштерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International