Атна дәвамында укучылар Россиянең яшь галимнәре белән очрашачак, медицина өлкәсендә фәнни тикшеренүләрнең перспектив юнәлешләре, шул исәптән яңа коронавирус инфекциясеннән вакцина эшләү турында беләчәкләр, шулай ук фәнни конкурсларда һәм челленджларда катнашачаклар. Атна Россия фәнни фонды ярдәме белән үткәрелә.
8 февральдә «Зур тәнәфес» конкурсында «Киләчәк фәне» айлыгына старт бирелде. Онлайн-лекторий марафонын физика-математика фәннәре кандидаты, яшь галимнәр өчен фән һәм инновацияләр өлкәсендә Россия Федерациясе Президенты премиясе лауреаты Максим Никитин белән «Кеше сәламәтлеге өчен нанобиороботлар көрәше» темасына очрашу ачып җибәрде. Шулай ук бу көнне РФАнең В.А. Энгельгардт исемендәге Молекуляр биология институты директоры урынбасары, биология фәннәре кандидаты, яшь галимнәр өчен фән һәм инновацияләр өлкәсендә Россия Федерациясе Президенты премиясе һәм L ' Oreal - UNESCO конкурсы лауреаты Анна Кудрявцева хатын-кызларның хәзерге фәндәге роле турында сөйләде.
9 февральдә медицина фәннәре докторы, Клиник эндокринология институты директоры урынбасары Екатерина Трошина «Кешеләр һәм гормоннар. Кем белән идарә итә?» лекторий кысаларында тышкы факторларның сәламәтлеккә ничек йогынты ясавы һәм фәннең тормыш сыйфатын ничек күтәрә алуы турында сөйләячәк. Моннан тыш, биология фәннәре кандидаты, РФАнең М.П. Чумаков исемендәге иммунобиологик препаратлар эшләү һәм тикшеренүләр Федераль фәнни үзәгенең коронавирус вакцинасы бүлеге башлыгы Карина Гришина мәктәп укучылары өчен «Вакцинация турында мифлар: һәркемгә нәрсә белергә кирәк?» дигән темага укучылар белән лекторий үткәрәчәкэ
10 февральдә «Моторика» компаниясенә нигез салучы һәм аның генераль директоры Илья Чех балаларга үзенең яшь чагында протезлау өлкәсендә нинди ачыш ясый алуы турында сөйләячәк.
11 февральдә «Зур тәнәфес» берләшмәсендә катнашучылар белән Бөтенроссия пациентлар берлеге каршындагы «Пациентка юнәлгән телемедицина» комитеты җитәкчесе Ирина Каргальская очрашачак.
12 февральдә биология фәннәре кандидаты Алексей Дейкин «Геннар инженериясе: һәркем турында фән» темасына онлайн-лекторий үткәрәчәк.
13 февральдә «Волонтер-медиклар» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте рәисе Павел Савчук белән онлайн-лекторий узачак, ул волонтерлар эше һәм укучыларның волонтерлык хәрәкәтенә ничек кушылуы турында сөйләячәк. Моннан тыш, бу көнне «Зур тәнәфес»нең традицион акциясе – «#Добраясуббот» акциясе дә узачак, аның кысаларында мәктәп укучылары өлкән яшьтәге педагогларга ярдәм итәчәк.
Белешмә өчен:
«Зур тәнәфес» конкурсы – «Россия – мөмкинлекләр иле» Президент платформасы проекты. Конкурсның беренче сезонында илнең барлык төбәкләреннән 1 миллионнан артык мәктәп укучысы катнашты. Конкурсның максаты — һәр яшүсмергә үз-үзләрен күрсәтү һәм көчле якларыңны табу мөмкинлеге бирү.
Конкурс ел саен үткәрелә, «Зур тәнәфес»нең яңа сезоны 2021 елның 28 мартында, Зур тәнәфес көнендә старт ала.
«Зур тәнәфес» конкурсын оештыручылар – «Россия — мөмкинлекләр иле» АКБО, Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы, Россия мәктәп укучылары хәрәкәте һәм «Роспатриотцентр» ФДБУ.
«Зур тәнәфес»нең партнерлары – Саклык банкы. Mail.ru Group.