8 февральдә Әгерҗегә эш сәфәре кысаларында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Талантлар салават күпере» балалар иҗаты йортында булды.
Хәзерге вакытта биредә төрле юнәлешләр буенча төркемнәрдә 1,8 меңнән артык бала шөгыльләнә. Президент күпсанлы түгәрәкләр һәм секцияләр эше белән танышты, аерым алганда, робототехника түгәрәгендә булды. Укучылар электротехника, инженерия һәм механика нигезләрен өйрәнәләр, шулай ук үз роботларын конструкциялиләр. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, балаларда фәнни-техник иҗатка карата кызыксыну булу – киләчәк уңышның нигезе. "Робот техникасы – безнең киләчәгебез. Сез бик дөрес юнәлеш сайладыгыз", – диде ул.
Шулай ук ТР Президенты өстәмә милли белем бирү һәм балаларны тәрбияләү эше белән танышты. Милли рус сувенирларын эшләү, курчаклар ясау, мари билбавын үрү, татар телендә мультфильмнар ясау буенча мастер-класслар күрсәтелде; Иж-Бубый мәдрәсәсе тарихы буенча күргәзмә оештырылды; татар, рус, мари, удмурт фольклоры буенча композицияләр әзерләнде.
Балалар иҗат йортында 8 уку кабинеты, хореография һәм аэробика белән шөгыльләнү өчен 2 зал, театр һәм вокал белән шөгыльләнү өчен актлар залы, тавыш яздыру студиясе, инклюзив белем бирү кабинеты бар. Рөстәм Миңнеханов бию студиясендә, хор классында булды.
Аннары Татарстан Президенты балалар иҗаты йортында урнашкан картинг-үзәкне карады. Бүген биредә республика дәрәҗәсендәге ярышларда чыгыш ясаучы талантлы яшьләр командасы формалаштырылган. Гамәли дәресләр өчен остаханә һәм трасса бар.
Рөстәм Миңнеханов районда балалар автоспорты үсешен уңай бәяләде. «Автоспорт картингтан башлана. Картингны үзләштерсәгез – автоузышларның башка классларына тынычлап җайлашасыз», – дип мөрәҗәгать итте Президент картингчыларга. Ул билгеләп үткәнчә, республика алга таба да картинг хәрәкәтенә ярдәм итәчәк.