Тукай районы советының йомгаклау сессиясендә депутатлар җирле мәктәп укучыларының олимпиадаларда бик сирәк җиңүләрен таныды. Шулай ук муниципалитетның мәгариф өлкәсендә башка проблемалары да аз түгел, әмма монда инде хәл итү юлларын билгеләделәр.
Район башлыгы Фаил Камаев сүзләренә караганда, җирле мәктәпләр педагогик кадрларга кытлык кичерә. Бары узган ел гына районда яшь укытучылары саны 3,9% ка арткан. Проблеманы хәл итү өчен төрле программалар, шул исәптән «Земский учитель» һәм муниципалитетлар заказы буенча укытучыларны максатчан әзерләү программасы да кулланыла.
Әмма укучыларны әзерләү һаман да аксый. Хәер, алга китешләр дә бар: БДИ тапшырганда иң чик күрсәткечләрне җиңә алмаган укучылар елдан-ел азая бара.
Муниципалитет җитәкчесе фикеренчә,алга таба хәрәкәт итәргә кирәк — укучыларга аерым предметларны тирәнтен өйрәнергә мөмкинлек бирү. Моның өчен 2021 елдан башлап «Балкыш» лагеренда сәләтле балалар өчен профильле сменалар үткәреләчәк. Яңа уку елында Бәтке һәм Князево урта белем бирү учреждениеләре базасында аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүле ике мәктәп ачылачак. Аларда химия-биология, физика-математика һәм социаль-икътисади класслар барлыкка киләчәк.
Камаев фикеренчә, районда белем бирү сыйфаты проблемасы гына түгел, ә гамәлдәге мәктәпләрдә урыннар саны белән дә проблема бар. Бу, беренче чиратта, торак секторны актив төзи торган җирлекләргә кагыла. Шул сәбәпле балаларның бер өлеше Чаллыга укырга йөрергә мәҗбүр.
«Түбән сыйныф укучылары туган авылларында белем алсын өчен тырышырга кирәк», — диде район башлыгы.
Шулай ук районга балалар бакчалары кирәк. Новотроицкое авылында урыннар җитмәү аеруча сизелә, анда өч төркем мәктәп бинасында урнашкан, шуның аркасында биредә уку ике сменада бара. Олы Шилнә авылында да шундый ук хәл булды. «Балалар бакчаларын төзүдән башка булмый", — диде җитәкче.