Татарстанда февраль ахырына шикәр чире һәм целиакия авырулары аркасында махсус туклануга мохтаҗ мәктәп укучылары өчен махсус меню әзерләргә планлаштыралар. Бу хакта республика Дәүләт Советының социаль сәясәт һәм мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр буенча комитетларының уртак утырышында ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина сөйләде.
«Авырулар булган балалар өчен махсус меню өстендә эш инде бара. Сәламәтлек саклау министрлыгы, Туклану тепартаменты, технологлар белән без бу меню өстендә эшлибез, чөнки безнең шикәр диабеты һәм целиакия белән авыручы балалар бар. Февральдә ул инде әзер булыр дип өметләнәбез, хәзер меню өстендә эш бара», - дип аңлатты докладчы.
Министр урынбасары, хәзер Татарстанда түбән сыйныфларда «диабет» диагнозы белән 168 бала белем ала, ә урта һәм өлкән сыйныфларда әлеге авыру белән 502 бала исәпләнә, дип өстәде. 1 нче сыйныфтан 11 нче сыйныфка кадәр укучылар арасында целиакия авыруыннан интегүчеләр саны – 26.