2021 елда БДИ һәм чыгарылыш имтиханнарын 795 мең укучы тапшырырга ниятли — Анзор Музаев

2021 елның 11 феврале, пәнҗешәмбе

2021 елда бердәм дәүләт имтиханын һәм чыгарылыш имтиханнарын 795 мең укучы тапшырырга ниятли, дип хәбәр итә Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт җитәкчесе Анзор Музаевка сылтама белән ТАСС.

«Базаны формалаштыру төгәлләнде, катнашучыларның барлык гаризалары кабул ителде. Бүгенге көндә безнең 795 мең гариза бар, шул исәптән агымдагы ел чыгарылыш сыйныф укучылары һәм узган елларда мәктәпне тәмамлаучыларны да исәпкә алып», – диде Анзор Музаев.

Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт вузлардан БДИ расписаниесе белән өстәмә керү сынаулары үткәрү даталарын синхронлаштыруны сорарга ниятли, дип өстәде ул.

«Өстәмә сынаулар үткәрүче югары уку йортлары бар, әгәр алар бу өстәмә сынауларны шактый иртә үткәрсә, нәкъ менә шунда киеренкелек барлыкка килә. Без ректорлар Советыннан әлеге даталарны барлык югары уку йортлары да булган расписаниегә туры китереп күчерсен өчен киңәш итәчәкбез», – дип билгеләп үтте Анзор Музаев.

Россиядә БДИ бер үк вакытта мәктәптә чыгарылыш имтиханы һәм вузга керү имтиханы булып хезмәт итә. Россия мәктәбен тәмамлау турында аттестат алу өчен рус теле һәм математика буенча БДИ мәҗбүри булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International