Чирмешән районында Яңа Әлмәле авылында әлеге авылда туган Чуашстанның халык шагыйре Порфирия Афанасьевның йорт-музеен ачу планлаштырыла.
Бу эш авыл территорияләрен комплекслы үстерү программасы кысаларында башкарылачак. Йорт әзер, хәзер укытучылар һәм мәктәп укучылары экспонатлар эзләү белән шөгыльләнә. Яңа Әлмәледә 31 укучы белем ала, Иске Әлмәледә — 74.
Район җитәкчелеге — район башлыгы Фердинат Дәүләтшин һәм башкарма комитет җитәкчесе Илфат Шәйдуллин — тагын ике авыл мәктәбе — Кара Чишмә һәм Түбән Таш мәктәпләре төзелү уңаеннан шахмат зоналары бүләк итәчәкләрен хәбәр иттеләр.