Татарстаннан өч мәктәп “Мәктәптә футбол» фестивалендә актив катнашкан өчен билгеләп үтелде

2021 елның 11 феврале, пәнҗешәмбе

Россия футбол берлеге, Россия Мәгариф министрлыгы һәм Россия мәктәп укучылары хәрәкәте 2020-2021 уку елының «Мәктәптә футбол» Бөтенроссия фестивале беренче этабы нәтиҗәләрен раслады. Фестиваль Россиянең 51 субъектында узды. Катнашучыларның гомуми саны 177 мең кешегә якын, дип хәбәр итә РФС матбугат хезмәте.

Алдынгы мәктәпләр арасында Татарстанда өч уку йорты аталды. Зәйнең 2нче урта гомуми белем бирү мәктәбе һәм Егоркино урта мәктәбе (Нурлат районы Егоркино авылы) Россия Федерациясе субъектларында иң яхшы гомуми белем бирү оешмалары исемлегенә кертелде.

Ә Яшел Үзәннең Советлар Союзы Герое Н. Н. Алтынов исемендәге аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүле 15 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе кызларны футбол белән шөгыльләнүгә актив җәлеп иткән өчен РФСтан өстәмә бүләкләү өчен 30 гомуми белем бирү оешмасы исемлегенә кертелгән.

«Татарстанда футбол, шул исәптән балалар һәм массакүләм футбол беркайчан да читтә калмады, ул һәрвакыт үсештә һәм үсә. Шунысы куанычлы, безнең урта мәктәпләр РФСның бу фестивалендә катнашты. Димәк, Татарстанның уку йортлары футбол белән шөгыльләнергә һәм спортка якын булырга тели. Россия футбол берлеге дә үз ягыннан илдә футболны популярлаштыру өчен күп эш башкара. Алга таба Татарстан уку йортлары РФС оештырган чараларда тагын да күбрәк катнашыр дип уйлыйм», — дип сөйләде «Татар-информ»га Татарстан футбол федерациясе рәисе урынбасары Радик Әхмәдуллин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International