Чиләбе өлкәсе педагоглары Казан гимназиясендә укыту методлары белән таныштылар

2021 елның 11 феврале, пәнҗешәмбе

Мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлек итү турындагы Килешүне гамәлгә ашыру максатларында 10 февральдә Татарстанга Чиләбе өлкәсе делегациясе визиты булды. Троицк шәһәре вәкилләре Казан шәһәре Совет районының 183 нче гимназиясендә булдылар.

Фикер алышуның төп темасы идарә итү эшчәнлеге тәҗрибәсен өйрәнү, перспективалы белем бирү идеяләрен популярлаштыру булды. Укытучылар химия, биология, музыка, технология, сынлы сәнгать, рус, татар, кытай телләре дәресләренең фрагментларын күрсәттеләр, дәрестән тыш һәм проект эшчәнлеге буенча үз тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Укучылар һәм укытучылар кунакларга  кытай телендә спектакль күрсәттеләр.

Делегация гимназия эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген һәм гамәли юнәлешен югары бәяләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International