Чаллының Мәләкәс аръягында төзелә торган мәктәпкә директор билгеләнде

2021 елның 15 феврале, дүшәмбе

Чаллының Мәләкәс аръягында  төзелә торган мәктәпкә директор билгеләделәр. Яңа белем бирү учреждениесенә 14 нче номер бирелде. Белем бирү учреждениесен Наталья Медведникова җитәклиячәк. Наталья Александровнаның "математика һәм физика укытучысы" белгечлеге буенча 20 ел һөнәри стажы бар, соңгы җиде елда ул 44 нче  мәктәпне җитәкли.

Быел Мәләкәс аръягында  икенче мәктәп ачу планлаштырыла. Беренчесе өч ел элек төзелгән иде. Ул 1224 балага исәпләнгән, әмма хәзер 39 нчы мәктәптә 2400 кеше укый инде.

«Бүген беренче сыйныфка укырга керү өчен 320 бала гариза биргән, тагын 200ләп  бала гариза бирер дип көтелә. Шулай итеп, 39 нчы мәктәптә укучылар саны киләсе елның сентябренә 2900 кешегә җитү куркынычы янады. Мондый йөкләнеш булганда, мәктәптә өченче смена булдырыру  котылгысыз  иде", - дип аңлатты мәгариф учреждениесендә урыннар җитмәү белән бәйле кискен хәлне шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International