Татарстаннан педагоглар отряды «АРТ_ПОЛАР» Бөтенроссия конкурсының «Визит карточкасы» этабында җиңүче булды

2021 елның 15 феврале, дүшәмбе

Мәскәүдә Россия Яшьләр берлегенең «АРТ_ПОЛАР» Россия активы лагерьлары педагогик отрядлары фестиваленең финал этабы тәмамланды, анда Россиянең 16 төбәгеннән 21 отряд катнашты. Татарстан Республикасыннан «Яшел каникуллар» педагогика отряды «Визит  карточкасы» конкурсы этабында җиңүче булды. Җиңүчеләргә бүләкләрне  «Россия Яшьләр берлеге» Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы рәисе, РФ Иҗтимагый палатасы әгъзасы Павел Красноруцкий, «АРТ_ПОЛАР» Россия активы лагерьларының педагогик отрядлары эшчәнлеген үстерү буенча Бөтенроссия проекты җитәкчесе Кристина Пройдина, «Әйдаманнар Лигасы» Бөтенроссия проекты җитәкчесе Ольга Пашук, «АРТ_ПОЛАР» Бөтенроссия проектының белем бирү программасы җитәкчесе Юлия Баранникова, «Детский КВН» телевизион проекты креатив һәм режиссеры, «Реаль пацаннар» һәм «Физрук» телесериаллары актрисасы Анастасия Дудко, «Без консервантов» КВН командасы фронтмены Арсений Агапов тапшырды.

Фестивальнең җиде көнлек программасы кысаларында чакырылган спикерлардан — балалар лагерьлары һәм төрле яшьләр берләшмәләре өчен уен һәм белем бирү программалары авторларыннан 22 белем бирү мастер-классы узды. Катнашучылар шулай ук яшьләр белән эшләүнең актуаль темалары буенча 20 мастер-класс уздырдылар, алар арасында лагерьда заманча технологияләр һәм социаль челтәрләр куллану, балаларның төрле категорияләре белән эшләүнең педагогик рәвешләре, шулай ук онлайн-сменаларны оештыру һәм уздыру бар иде. Педагогик отрядлар 13 көндезге  һәм кичке тематик чара үткәрде. Әйдаманнар  үзләренең төбәкләренең лагерьларында уздыра торган уеннарны коллегаларына күрсәттеләр, шулай ук өстәл уеннары механигы нигезендә яңа чаралар тәкъдим иттеләр, аларны педагогик отрядлар онлайн-конкурсның икенче этабы кысаларында эшләделәр.

Фестиваль президент грантлары фонды тарафыннан бирелгән Россия Федерациясе Президенты гранты чараларын кулланып гамәлгә ашырыла торган «АРТ_ПОЛАР» Россия активы лагерьларының педагогик отрядлары эшчәнлеген үстерү буенча Бөтенроссия проектының финал этабы булып тора. Россия активы лагерьларының «АРТ_ПОЛАР» педагогик отрядлары эшчәнлеген үстерү бөтенроссия проекты — вакытлы балалар коллективлары белән эшләүче педагогларны, шулай ук җәмәгать оешмаларында, мәгариф оешмаларында һәм балаларны сәламәтләндерү оешмаларында балалар һәм яшьләр белән эшләүче белгечләрне укытуның һәм аларга ярдәм итүнең нәтиҗәле механизмы ул. Проектаның төп максаты — Россия педагогик отрядлары әгъзаларының педагогик һәм иҗади компетенцияләрен күтәрү исәбенә балаларның һәм яшүсмерләрнең ялы, сәламәтләндерү һәм үсеше өлкәсендә эшнең сыйфатын арттыру.

Проектны уздыру вакытында анда Россиянең 47 төбәгеннән 105 педагогик отряд катнашты. Катнашучылар балалар һәм яшьләр белән эшләү өчен 80 авторлык чарасы эшләде. Педагогик отрядлар 60 авторлык мастер-классын заманча яшьләр өчен актуаль тематикаларга үткәрде, аларда 8-18 яшьлек 1000нән артык укучы катнашты.

 Мәгълүмати белешмә:

"Россия Яшьләр берлеге" (РСМ) — Россиянең иң массакүләм, дәүләтнеке булмаган, коммерциячел булмаган, сәяси булмаган яшьләр берләшмәләренең берсе. РСМ төбәк оешмалары РФнең 75 субъектында эшли. Ел саен РСМ программаларында һәм проектларында 4 миллионга якын яшь кеше катнаша. РСМ 16 федераль проект һәм программаны гамәлгә ашыра: «Россия студентлар язы» Бөтенроссия фестивале, «Ел студенты» Россия милли премиясе, «Студентлар үзидарәсе» программасы, «Иҗтимагый күзәтүчеләр корпусы», «Бөтенроссия КВН Юниор-Лигасы» программасы һәм башкалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International