11-14 февральдә Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясе базасында 9-11 сыйныф укучылары өчен физик культура буенча Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабы үткәрелде.
Олимпиадада республиканың 40 муниципаль районыннан укучылар катнашты.
Физик культура буенча Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабында Чаллы, Зәй, Мамадыш, Түбән Кама, Саба районнарыннан 22 укучы җиңүче булды.
Казан, Чаллы, Азнакай, Актаныш, Әлмәт, Арча, Баулы, Бөгелмә, Алабуга, Зәй, Яшел Үзән, Кукмара, Лениногорск, Мамадыш, Мөслим, Түбән Кама, Нурлат, Саба, Сарман, Спас, Теләче, Чистай районнарыннан 79 укучы призер булды.
Олимпиадада катнашучыларны мәртәбәле жюри бәяләде. Алар – Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе, Казан дәүләт энергетика университеты доцентлары һәм укытучылары. Жюри рәисе – Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясенең Гимнастика теориясе һәм методикасы кафедрасы доценты Леонид Лопатин.
2020-2021 уку елында физик культура буенча мәктәп укучыларының бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабы Курганда узачак.