Татарстанда милли мәктәпләр укучылары арасында рус телен иң яхшы белүчеләрне атадылар

2021 елның 16 феврале, сишәмбе

13 февральдән 15 февральгә кадәр Татарстанда  туган телдә (рус булмаган) белем бирә торган мәктәпләрдә укучылар арасында рус теле буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабы булды.

Әлеге бәйгедә республиканың 29 муниципаль районыннан 7-11 сыйныфларның 160 укучысы катнашты. Турнирда муниципаль этапта тиешле күләмдә балл җыйган укучылар, шулай ук узган елгы олимпиаданың йомгаклау этабында җиңүчеләр һәм призёрлар катнашты. Олимпиадада катнашучыларга беренче (язмача) турда 10 лингвистик бирем тәкъдим ителде, аларны үтәү барышында укучылар рус әдәби теленең орфоэпик нормаларын белүне, заманча орфографик норманы, морфема һәм сүз ясалышы күнекмәләрен, рус теленең синтаксик системасын белү, бирелгән темага үз фикерләрен төзи белүләрен (сочинение-рассуждение) күрсәттеләр.

Олимпиаданың йомгаклау этабында мәртәбәе  жюри эшләде — алар рус теле кафедрасы доцентлары һәм укытучылары, Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институтының рус теле кафедрасы доцентлары һәм укытучылары.

Түбәндәге катнашучылар җиңүче булды:

- Эльвина Ибушева, Саба районының Олы Кайбыч урта гомуми белем бирү мәктәбе муниципаль бюджет мәгариф учреждениесенең 7  сыйныф укучысы;

- Мәрьям Нәҗипова, Казан шәһәре Совет районының 149 нчы лицее 8 сыйныф укучысы;

 - Буа районының Кайбыч төп гомуми белем бирү мәктәбе  9  сыйныф укучысы Эльвина Кадирова;

- Нәфисә Вәлиева, Актаныш районының Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатның 10 сыйныф укучысы;

- Рамил Гыйльфанова, Казан шәһәре  Мәскәү районының КФУ каршындагы Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясе  11 сыйныф укучысы.

Татарстанның 22 муниципаль районыннан 87 укучы призлы урыннар алды.

Командалар җитәкчеләре һәм рус теле һәм әдәбияты укытучылары өчен КФУның Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институтының рус теле һәм укыту методикасы кафедрасы мөдире, комиссия рәисе Зөлфия Йосыпова “Туган телдә (рус булмаган) укытулы мәктәпләрдә укучылар өчен рус теле буенча олимпиадага әзерлек методикасы” дигән семинар үткәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International