Татарстан «Галимнәрне – мәктәпләргә» акциясенә кушылды

2021 елның 17 феврале, чәршәмбе

Фәннең 200 дән артык вәкиле – яшь галимнәрдән алып РФА академикларына кадәр – мәктәп укучыларына Россиянең иң яхшы эшләнмәләре – коронавирустан Россия вакцинасы ничек барлыкка килүе, минераллар планетаның тирән тышчалары турында нинди нәтиҗәләр чыгарырга ярдәм итүе, галәмне ничек күрергә һәм аның белән ничек "дуслашырга" икәне турында сөйлиячәкләр.

Спикерлар арасында танылган астрофизиклар Юрий Ковалев һәм Александр Лутовинов, химик Юлия Горбунова, пульмонолог Кирилл Зыков, биохимик Ольга Донцова, рентгенография буенча белгеч Евгений Антипов, яшь психологиясе буенча белгеч Александр Веракса һәм башкалар бар. Аларның бурычы – балаларга үзләренең һөнәри эшчәнлекләре турында кызыклы һәм аңлаешлы итеп сөйләп бирү.

Проектка Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе, Байкал аръягы һәм Ставрополь крае, Оренбург, Волгоград, Свердловск һәм Ростов өлкәләре, Саха (Якутия) Республикасы һәм башка төбәкләр кушылды инде.

«Галимнәрне – мәктәпләргә» бөтенроссия акциясен оештыручылар – Россия мәгариф министрлыгы, Россия Ректорлар берлеге (РСР) NAUKA 0+ проекты ярдәмендә тормышка ашыралар.

Белешмә өчен: 2020 елның 25 декабрендә Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путин 2021 елда Россиядә Фән һәм технологияләр елын үткәрү турында Указга кул куйды. Елның бурычы – талантлы яшьләрне фән һәм технологияләр өлкәсенә җәлеп итү, һөнәри берлекнең Россия Федерациясенең фәнни-технологик үсеш стратегиясен гамәлгә ашыруга җәлеп итүен арттыру, шулай ук ил гражданнарында фән һәм технологияләр өлкәсендә дәүләт һәм бизнес тарафыннан гамәлгә ашырыла торган инициативалар турында күзаллау формалаштыру.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International