Чаллыда яңа уку елында өч балалы гаиләләрдән булган мәктәп укучыларын бушлай ашата башлаячаклар. Бу хакта җирле Советның йомгаклау сессиясендә шәһәр мэры Наил Мәһдиев хәбәр итте.
"Шәһәр хакимияте адресына өч балалы гаиләләрдән алар өчен бушлай мәктәп туклануы оештыру үтенече белән күпсанлы мөрәҗәгатьләр килә. 2021 елның 1 сентябреннән без мәктәпләрдә күп балалы гаиләләрне бушлай ашата башларга булдык ", – дип белдерде шәһәр башлыгы.
Бүген Чаллыда 31 843 бала 1-4 сыйныфларда түләүсез кайнар туклану белән тәэмин ителгән. 2020 елның сентябреннән бушлай төшке ашларны физик мөмкинлекләре чикләнгән 481 бала ала башлаган.