2021 елда алар 4-8 сыйныф укучылары өчен штат режимында узачак, ә 11 сыйныф өчен — мәктәп карары буенча. Барлыгы тикшерү эшләрен 7 миллионнан артык укучы язачак, дип хәбәр итә Рособрнадзор.
- 11 сыйныф өчен тикшерү эшләре 1 марттан 26 мартка кадәр, калган сыйныфлар өчен — 15 марттан 21 майга кадәр узачак. Һәр сыйныф һәм мәктәп предметлары өчен конкрет даталарны үзләре билгели, — дип хәбәр итә Рособрнадзор. — Тикшерү вариантлары һәр мәктәп өчен биремнәр банкыннан индивидуаль рәвештә формалаштырыла.
Беренче булып эшләрне унберенче сыйныф укучылары язачак. Алар өчен тикшерүләр тарих, география, биология, химия, физика һәм чит тел буенча узачак. Бу тикшерү эшләре БДИ тапшыру өчен санап үтелгән предметларны сайламаган чыгарылыш сыйныф укучылары өчен мәктәп карары буенча үткәреләчәк.
15 марттан 21 майга кадәр тикшерү эшләре 4 сыйныф (рус теле, математика һәм әйләнә-тирә дөнья), 5 сыйныф (рус теле, математика, тарих, биология), 6 һәм 8 сыйныф (математика һәм рус теле), 7 сыйныф (математика, рус теле, биология, тарих, география, физика, җәмгыять белеме) өчен узачак. Бу тикшерү эшләре — инде мәҗбүри. Моннан тыш, барлык 7 нче сыйныф укучылары 1 апрельдән 21 майга кадәр чит тел буенча тикшерү эшләре (инглиз, немец яки француз) язачаклар.
- 6 һәм 8 сыйныфлар 15 марттан 21 майга кадәр ВПР ны очраклы сайлау нигезендә тагын ике предмет буенча язачак, — дип хәбәр итә Рособрнадзор. — Алтынчы сыйныф укучыларына биология, тарих, җәмгыять белеме, география буенча тикшерү эшләре язарга мөмкин. Сигезенче сыйныф укучыларына — биология, тарих, география, химия, җәмгыять белеме яки физика буенча. Тикшерү эшләре 2-4 дәрестә үткәрергә тәкъдим ителә.