2020 елда Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының максатларын һәм бурычларын гавами формалаштыру проектын гамәлгә ашыруга йомгаклар ясалды

2021 елның 6 марты, шимбә

Элегрәк проект кысаларында халык, экспертлар белән берлектә, 2020 елга Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы өчен бурычлар формалаштырган иде. ТР Дәүләт хезмәтләре порталы бурычларын сайлау буенча онлайн-сораштыруда 5,4 меңнән артык кеше катнашты.

Тавыш бирүне, экспертлар һәм Иҗтимагый совет фикерен исәпкә алып, 2020 елга өстенлекле буларак түбәндәге максатлар һәм бурычлар сайланды:

1. Мәктәпкәчә мәгариф оешмаларында урыннар белән тәэмин ителешне 20 меңнән 23 меңгә кадәр бала санынча арттырырга.

2. Биналары капиталь ремонт таләп ителми торган мәктәпкәчә мәгариф оешмалары өлешен 73%тан 78%ка кадәр арттырырга.

3. Укуларын тәмамланганнан соң мәктәптә 3 ел һәм аннан да күбрәк эшләгән Татарстан Республикасы укытучыларының өлешен, 81 %тан 83 %ка кадәр арттырырга.

4. Үз биналары булуга өстәмә белем бирү мәгариф оешмаларының 100%ына анализ ясарга һәм өстәмә белем бирү мәгариф оешмаларына капиталь ремонт ясау һәм реконструкцияләү буенча тәкъдимнәр кертергә.

5. Балалар иҗтимагый берләшмәләре эшчәнлеге аша социаль әһәмиятле эшкә балаларның җәлеп ителүе өлешен 80%тан 83%ка кадәр арттырырга.

6. Муниципаль психологик-педагогик медицина-социаль үзәкләренең һәм психологик-педагогик хезмәтләрнең эшчәнлегенә анализ ясарга һәм аларның эшчәнлеген камилләштерү буенча методик тәкъдимнәр эшләргә.

7. Заманча инфраструктура белән тәэмин ителгән һәм яңа укыту-лаборатория җиһазлары белән җиһазландырылган квалификацияле кадрлар әзерләү өчен һөнәри белем бирү оешмалары – ресурс үзәкләре санын 37 дән 41 гә кадәр арттырырга.

2021 елның 25 февралендә 2020 елга халык алдында формалаштырылган максатлар һәм бурычлар нәтиҗәләре буенча Иҗтимагый совет утырышы булды. Җәмәгать Советы әгъзалары тарафыннан 2020 елда проектны гамәлгә ашыруның канәгатьләнерлек нәтиҗәләрен танырга дигән карар кабул ителде.

Нәтиҗәләр белән җентекләбрәк https://mon.tatarstan.ru/tseli-i-zadachi-na-2020-god.htm һәм https://publictasks.tatarstan.ru/ проектының рәсми сайтында танышырга мөмкин.

Исегезгә төшерәбез, 2020 елның декабрендә 2021 елга максатлар һәм бурычлар кабул ителде – https://mon.tatarstan.ru/tseli-i-zadachi-na-2021-god.htm. Сезне Татарстан Республикасында мәгариф өчен чыннан да мөһим максатларны һәм бурычларны нәтиҗәле гамәлгә ашыру максатында 2021 елда Иҗтимагый совет утырышларын күзәтергә, комментарийлар бирергә һәм катнашырга чакырабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International