Брнода КФУ белән Чехия Республикасы университетлары арасында үзара аңлашу турында килешүләр имзаланды

2013 елның 17 апреле, чәршәмбе
Брно шәһәрендә Казан федераль университеты белән Масариков исемендәге Университет арасында үзара аңлашу турында килешүләр имзаланды.
Документларны имзалау тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов һәм ТР делегациясенең башка әгъзалары катнашты.
Рөстәм Миңнеханов Масариков университеты кампусында һәм Сейтик фәнни-технологик паркында булды.
Шулай итеп, КФУ ректоры Илшат Гафуров белән Масариков исемендәге университет ректоры Микулаш Бек университетлар арасында үзара аңлашу турында килешүләр имзалады.
Моннан тыш, Казан федераль университеты ректоры Илшат Гафуров һәм Ветеринария-фармацевтика университеты ректоры урынбасары Мирослава Лопатаржова ике университет арасында үзара аңлашу турында килешү имзалады.
Фото http://prav.tatarstan.ru сайтыннан
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International