Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Мәгариф
һәм фән министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты
Иҗтимагый совет
Мәгариф өлкәсе эш юнәлешләре
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының тарихы
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Күрсәтелгән хезмәтләргә бәйсез бәя бирү
Эшчәнлек
Программалар, проектлар һәм чаралар
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Югары һәм урта белем
Гомуми белем
Балаларга тәрбия, өстәмә белем бирү
Терроризмны кисәтү
Коррупциягә каршы тору
Архив
Документлар
Мәгълүмат-телекоммуникация “Интернет” челтәрендә ачык мәгълүмат формасында урнаштырылган мәгълүмат белән куллану шартлары
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Норматив документлар
Хезмәт хакы түләү системасы
Укытучылар хисабын киметү буенча киңәшләр
Матбугат хезмәте
Атналык план
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә өчен мәгълүмат
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатен карау тәртибе
Интернет аша кабул итү
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Гражданнар өчен бушлай юридик ярдәм
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен анализлау
Элемтә өчен мәгълүмат
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
20 апрельдә рус теленнән Бердәм дәүләт имтиханын вакытыннан алда тапшыру булды
2013 елның 22 апреле, дүшәмбе
2013 елда Бердәм дәүләт имтиханын вакытыннан алда тапшыру вакыты якынлашты. РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек итү буенча федераль хезмәт (Рособрнадзор) раслаган бердәм расписание буенча, ул бу уку елында 20 апрель – 6 май көннәренә туры килә.
2013 елда Бердәм дәүләт имтиханын тапшырырга теләп, Россиядә 850 меңнән артык кеше гариза биргән, шуның 763 меңе – элекке елларда мәктәп тәмамлаучылар.
Бу елда БДИны вакытыннан алда шушы көннәрдә биреп булачак: рус теле буенча имтиханны тапшыру – 20 апрельгә, математика – 23 апрельгә, чит телләр, география, химия һәм тарих – 26 апрельгә, информатика һәм информацион-коммуникатив технологияләр (ИКТ), биология, җәмгыять белеме, рус әдәбияты һәм физика 29 апрельгә куелган. Бу көннәрдә ниндидер җитди сәбәп белән имтихан бирмәүчеләр яки имтихан эшләрен тәмамлый алмаучылар өчен өстәмә көн итеп 6 май куелган.
БДИны вакытыннан алда тапшыру хокукына Россия армиясенә чакырылган, кичке мәктәпләрне тәмамлаучылар; Россиякүләм яки халыкара спорт ярышларына, бәйгеләргә, олимпиадаларга һәм күнегүләр үткәрү белән бәйле сборларга китүчеләр; чит илгә яшәргә яки укуын дәвам итәргә китүчеләр; сәламәтлеге какшау сәбәпле, дәвалау-профилактика яки башка учреждениеләргә сәламәтләндерү һәм тернәкләндерү чаралары узу өчен җибәрелүчеләр; Россия Федерациясенең башка илләрдә урнашкан белем бирү учреждениеләрен тәмамлаучылар ия.
Рус теленнән – 36 балл, математикадан – 24 балл, физика, химия һәм биологиядән – 36 балл, информатика һәм информацион-коммуникатив технологияләрдән (ИКТ) – 40 балл, тарихтан – 32 балл; географиядән – 37 балл; җәмгыять белеменнән – 39 балл; рус әдәбиятыннан – 32 балл; чит телләрдән 20 балл җыелса, теге яки бу предметтан имтихан тапшырылган дип санала.
Имтиханны вакытыннан алда тапшыручылар сынау нәтиҗәләрен имтиханны төп этапта тапшыручыларның нәтиҗәләрен көтмичә дә белә алачак. Бу хакта Тестлаштыру буенча федераль үзәк директоры Сергей Тимофеев хәбәр итте.
БДИның төп этабы 27 май-19 июнь көннәренә туры килә.
«Татар – информ» МА материаллары буенча
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
18
май, 2026 ел
Татарстанда мәгариф мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итү атналыгы узачак
18-22 май көннәрендә Татарстан Республикасында мәгариф мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итүнең төбәк атналыгы була.
15
май, 2026 ел
Илсур Һадиуллин «Россия — Ислам дөньясы: КАЗАНФОРУМ 2026» Халыкара икътисади форумы кысаларында Судан делегациясе белән очрашты
14 майда Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгында «Россия — Ислам дөньясы: КАЗАНФОРУМ 2026» Халыкара икътисади форумы кысаларында Судан Республикасының мәгариф министры Духами Эльзейн Хагр Мөхәммәд җитәкчелегендәге делегация белән очрашу узды.
Ата-аналар берләшмәләре инициативалары конкурсына гаризалар кабул итү 29 майга кадәр озайтылды
Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы ярдәмендә «Белем» (Знание) җәмгыяте тарафыннан оештырылган ата-аналар берләшмәләре инициативалары конкурсында катнашу өчен гаризаларны 29 майга кадәр тапшырырга мөмкин.
Кыргызстан укучылары «Физмат алгарыш»ында катнашачак
Иннополис университеты һәм Б. Н. Ельцин исемендәге Кыргызстан-Россия Славян университеты мәгълүмати технологияләр һәм төгәл фәннәр буенча белем бирү программаларын һәм проектларны алга этәрүне планлаштыра.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз