Мәгариф учреждениеләрендә Сәламәтлек көнен чемпион белән зарядка ясап билгеләп үтәчәкләр

2021 елның 5 апреле, дүшәмбе

Зарядканы Россия кикбоксеры, өч тапкыр дөнья, дүрт тапкыр Европа, биш тапкыр Россия чемпионы, Россия Федерациясенең атказанган спорт мастеры Илназ Сәйфуллин үткәрәчәк. 7 апрельдә, Бөтендөнья сәламәтлек көнендә, Гомумроссия мәгариф профсоюзы  сәламәтлек эстафетасын башлап җибәрә. Илнең барлык мәгариф оешмаларында сәламәт яшәү рәвешенә багышланган иртәнге зарядкалар, сәламәтлек дәресләре, күргәзмәләр һәм конкурслар узачак.

Татарстан Республикасы 7 апрельдә иртәнге 9да эстафетага кушылачак. Республиканың беренчел профсоюз оешмалары булган  мәктәпләрендә, балалар бакчаларында, югары уку йортларында, көллиятләрендә  көн зарядкадан башлана, анда педагоглар да, укучылар да катнашачак. Рәсми  булмаган әлеге акция Бөтенроссия мәгариф һөнәри берлегендә Спорт, сәламәтлек һәм озын гомер елын берләштерүче чара гына түгел, ә мәгариф учреждениеләрендә яңа физкультура-савыктыру традициясенең башлангычы булыр дип планлаштырыла. Сәламәтлек эстафетасы барышын социаль челтәрләрдә #эстафетаздоровья, #edunionru хэштеглары буенча күзәтергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International