Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Мәгариф
һәм фән министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты
Иҗтимагый совет
Мәгариф өлкәсе эш юнәлешләре
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының тарихы
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Күрсәтелгән хезмәтләргә бәйсез бәя бирү
Эшчәнлек
Программалар, проектлар һәм чаралар
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Югары һәм урта белем
Гомуми белем
Балаларга тәрбия, өстәмә белем бирү
Терроризмны кисәтү
Коррупциягә каршы тору
Архив
Документлар
Мәгълүмат-телекоммуникация “Интернет” челтәрендә ачык мәгълүмат формасында урнаштырылган мәгълүмат белән куллану шартлары
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Норматив документлар
Хезмәт хакы түләү системасы
Укытучылар хисабын киметү буенча киңәшләр
Матбугат хезмәте
Атналык план
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә өчен мәгълүмат
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатен карау тәртибе
Интернет аша кабул итү
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Гражданнар өчен бушлай юридик ярдәм
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен анализлау
Элемтә өчен мәгълүмат
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
“Татарстанның ел укытучысы-2013” конкурсында абсолют җиңүче - Казанның 143 нче санлы мәктәбенең тарих укытучысы Сергей Шадрин
2013 елның 29 апреле, дүшәмбе
26 апрель Казанның “Корстон” кунакханә-сәүдә-күңел ачу комплексында “Татарстанның ел укытучысы-2013” конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Чарада ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Президент Аппараты җитәкчесе урынбасары - ТР Президентының эчке сәясәт мәсьәләләре буенча департамент җитәкчесе Александр Терентьев, ТР Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов һәм башкалар катнашты.
Бәйгенең республика этабында катнашу өчен кандидатлар муниципаль районнарда сайлана. Быел конкурста республика шәһәр һәм районнарыннан барлыгы 1500 гә якын укытучы катнашкан. Муниципаль турларда җиңү яулаган 50 мөгаллим республика этабына Казанга килгән. Алар өчен 22 нче апрельдә башланган 4 көнлек сынау башкаланың 39 нчы санлы мәктәбендә узган. Жюри алдында укытучылар чып-чын имтихан тоткан дип әйтергә була, алар дәресләр үткәрүдә, ачык дәресләр бирү осталыгында, сыйныф сәгатьләре һәм ата-аналар җыелышы уздыруда сыналган. Бәйге нәтиҗәләре буенча финалистлар һәм абсолют җиңүче билгеләнгән. Алар һәммәсе дә нинди дәрәҗәдәге җиңүгә ирешүләре хакында бары тик бүгенге тантанада гына ишетте.
Беренче, икенче һәм өченче урын ияләрен котларга чыгып, Илдар Халиков укытучылар бәйгесенең 21 нче мәртәбә үткәрелүен искәртте. Аның әйтүенчә, бәйгедә катнашырга җөрьәт иткән барлык укытучылар үзләренең һөнәри үсешендә бик зур җитди этап кичерә. “Өлкән буын вәкилләре минем белән килешер, әле беркайчан да мәгариф тармагына карата мондый җитди игътибар күзәтелгәне булмады. Хезмәт хакы үсеше, мәктәпләрне заманча җиһазлау шул хакта сөйли. Соңгы елларда мәгарифкә бүлеп бирелгән 7 миллиард сум акча да шул игътибарның дәлиле. Системада барлыкка килгән грантлар да мөгаллимнәргә югарыга омтылырга һәм үзенең иң булдыклысы икәнен исбатларга мөмкинлек бирә”, - дип белдерде Илдар Халиков. Хөкүмәт башлыгы бәйгедә катнашкан барлык мөгаллимнәрне Татарстан Президенты исеменнән тәбрикләп: “Сез барыгыз да – җиңүчеләр! Барыгызга да катлаулы, әмма мактаулы, фидакарь эшегез өчен зур рәхмәт! Бәйгедә катнашуыгыз белән, сез халык язмышына битараф булмавыгызны күрсәтәсез”, - диде. Илдар Халиков әйтүенчә, бүген укытучыларның хезмәтенә баш иеп, аларны хөрмәтләү йөзеннән бик күп чаралар гамәлгә ашырыла, алар һаман арта бара. Премьер-министр бер күч дәфтәр тикшереп, йокысыз төннәр үткәргән, уңышлары өчен укучылары белән бергә сөенеп, уңышсызлыклары өчен бергә көенгән укытучыларга тагын бер кат тирән рәхмәтен җиткереп, бүләкләүгә күчте.
Беренче урынга Казанның 143 нче санлы мәктәбенең тарих укытучысы Сергей Шадрин лаек булды. Икенче урынны Түбән Каманың 22 нче санлы мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Елена Городилова, өченче урынны Буа шәһәренең 2 нче санлы лицеенда физика укытучысы Ләйсән Вәлиева яулады. Сергей Шадринга статуэтка, диплом, Рено Логан автомобиле ачкычлары һәм 50 мең сумлык туристик сәфәргә сертификат тапшырылды. Икенче һәм өченче урын ияләре исә шулай ук диплом, статуэтка, 20 һәм 30 мең сумлык туристик сәфәргә юлламалар, 100 һәм 150 мең сумлык акчалата сертификатлар белән бүләкләнде. Калган лауреатлар һәм номинацияләрдә җиңүчеләр 20 шәр мең сум күләмендәге премиягә лаек булды. Бәйгенең республика этабында катнашкан һәммә 50 мөгаллим иганәчеләрдән төрле бүләкләр белән кайтып китәчәк. Алар арасында аквапаркка билет, косметика һәм парфюмерия кибетләр челтәреннән наборлар һәм башкалар бар.
Абсолют җиңүче исә сентябрь-октябрь айларында “Ел укытучысы-2013” Бөтенроссия конкурсында Татарстан данын якларга юл тотачак. Мәктәптә укыту буенча 8 елга якын стажы булган 28 яшьлек Сергей журналистларга хис-кичерешләре белән уртаклашып, гомердә дә мондый дәрәҗәле бәйгедә җиңү яулаячагына ышанмаганы турында әйтте. Конкурста катнаш, дип бигрәк тә бергә эшләүче хезмәттәшләре үгетләгән.
Бәйрәмдә бүләкләр мулдан булды: автомобиль ачкычлары бүген абсолют җиңүчегә генә түгел, ә 45 муниципаль берәмлектә мәгариф идарәсе җитәкчеләренә дә тәтеде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов махсус шуның өчен 30 миллион сум акча бүлеп биргән. Шулай итеп, хәзер алар “Пежо” маркалы автомобильләрдә элдерәчәк.
Бүләкләү тантанасы җыр-бию чыгышлары белән үрелеп барды. Филүс Каһиров, Резеда Галимова һәм төрле бию коллективлары чыгышлары бәйрәмгә тагын да ямь өстәде.
«Татар – информ» МА материаллары буенча
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
16
апрель, 2026 ел
Россия һәм Төркия укучылары татар теле буенча олимпиада Гран-при алдылар
Татар теле буенча XIII Халыкара олимпиада Гран-при ияләре билгеле. Аларның исемнәрен бүген Казан «Корстон» комплексында бүләкләү тантанасында игълан иттеләр.
Арча мәктәбе укучысы «Профессионаллар» бөтенроссия чемпионатында көмеш медаль яулады
Арчаның 6 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8 “В” сыйныф укучысы Ранель Гаптелбәров “Профессионаллар” һөнәри осталык чемпионатының йомгаклау (төбәкара) этабында яшүсмерләр арасында “Физик культура, спорт һәм фитнес” компетенциясендә көмеш призер булды, дип хәбәр итәләр Арча муниципаль районының ВКдагы рәсми аккаунтында. Ярышлар Оренбургта узды.
Биектау районында МХО сугышчысы истәлегенә «Герой партасы» ачтылар
Татарстанның Биектау районы Учхоз мәктәбендә махсус хәрби операциядә катнашучы Илһам Адаев истәлегенә багышланган “Герой партасы” ачылды.
«ЕГЭ - это про100!» бөтенроссия онлайн-марафоны
2026 елның 22 апреленнән 28 апреленә кадәр Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Рособрнадзор) мәгълүмати-аңлату кампаниясе кысаларында “БДИ - ул про100!” Бөтенроссия онлайн-марафоны үткәрә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз