Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Мәгариф
һәм фән министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты
Иҗтимагый совет
Мәгариф өлкәсе эш юнәлешләре
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының тарихы
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Күрсәтелгән хезмәтләргә бәйсез бәя бирү
Эшчәнлек
Программалар, проектлар һәм чаралар
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Югары һәм урта белем
Гомуми белем
Балаларга тәрбия, өстәмә белем бирү
Терроризмны кисәтү
Коррупциягә каршы тору
Архив
Документлар
Мәгълүмат-телекоммуникация “Интернет” челтәрендә ачык мәгълүмат формасында урнаштырылган мәгълүмат белән куллану шартлары
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Норматив документлар
Хезмәт хакы түләү системасы
Укытучылар хисабын киметү буенча киңәшләр
Матбугат хезмәте
Атналык план
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә өчен мәгълүмат
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатен карау тәртибе
Интернет аша кабул итү
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Гражданнар өчен бушлай юридик ярдәм
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен анализлау
Элемтә өчен мәгълүмат
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
Ата-аналардан акча җыючы мәктәп директорларына катгый җәза бирелергә тиеш – ТР мәгариф һәм фән министры
2013 елның 29 апреле, дүшәмбе
Казанда ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов җитәкчелегендә мәгариф учреждениеләрендә ата-аналардан акча җыю очраклары арту белән бәйле киңәшмә узды.
Киңәшмәдә ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары – министрлыкның мәгариф өлкәсендә Күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Равил Хәмитов, Казан мәгариф идарәсе җитәкчесе Илсур Һадиуллин, Казан шәһәре методика үзәге директоры Роза Шәяхмәтова, РФ Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсенең процессуаль контроль бүлеге җитәкчесе Марат Мәхмүтов, ТР буенча Тикшерү җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе, юстиция полковнигы Илшат Гатиев, Казан хокук саклау үзәге Совет рәисе Игорь Шолохов һ.б. катнашты.
ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Равил Хәмитов мәгариф учреждениеләрендә законсыз рәвештә акча җыюга кагылышлы берничә актуаль теманы билгеләде. Алар – эш дәфтәрләренә, сыйныф фондына, учреждениене саклауга, сыйныфны җыештырганга акча җыю, шулай ук 1 сыйныфка кабул иткәндә акча күчерү.
“2012 елның 8 ноябреннән башлап “Электрон Хөкүмәт” системасы аша 55, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының кайнар линиясе аша 82, Казан хокук саклау үзәгеннән 24 мөрәҗәгать алынды. Шулай ук ММЧ нан шундый мәгълүмат килә, диде министр урынбасары. – Мәктәпләргә барып 55 мөрәҗәгатьнең 26 сы каралды, 9 очракта фактлар тулысынча расланды, 11 мәктәптә – өлешчә”.
Р.Хәмитов сүзләренә караганда, акча җыю проблемасы ата-аналар комитеты аша эш итүдән гыйбарәт. “Ата-аналар комитеты әгъзалары “ник акча тапшырмадыгыз?” кебек SMS-хәбәр җибәреп басым ясау очраклары бар, - дип билгеләп үтте ул. Күп очракта акча тапшыру срогы куелган була.
Кайбер вәзгыятләр буенча фикер алышканда, эш дәфтәрләре өчен акча җыю мәсьәләсе каралды.
“Мәктәпләр билгеле, шуңа күрә җитәкчелек итүче затларны эштән азат итү турында сүз кузгатырга кирәк, - дип ассызыклады министр. – Мисал чен, балалар бакчаларына электрон чиратны бозучылар эштән азат ителде инде”. Энгель Фәттахов хокук саклау органнары вәкилләренә мөрәҗәгать итеп, аларны катгый булырга чакырды. “Без ай саен гражданнарның акча җыю буенча җибәрелгән мрәҗәгатьләрен җибәреп торачакбыз”, - диде министр.
Э.Фәттахов сүзләренә караганда, киләсе уку елында дәреслекләр белән проблема булмаячак. Казан шәһәре методика үзәге директоры Р.Шәяхмәтова Татарстан мәгариф учреждениеләренә эш дәфтәрләре сатып алмау тәкъдиме белән чыкты, чөнки алар укучыларны дәреслекләргә бәйле итә, дип аңлатып үтте ул.
Министр бу мәсьәлә буенча фикер алышуга нәтиҗә ясады һәм 2013-2014 еллар уку чорына Татарстан мәктәпләрендә белем алучы 1-3 сыйныф укучылары дәреслекләр һәм Петерсон эш дәфтәрләре белән тәэмин ителәчәк дип белдерде. “Эш дәфтәрләренә бернинди акча җыю очраклары булырга тиеш түгел”, - дип тәмамлады ул.
«Татар – информ» МА материаллары буенча
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
16
апрель, 2026 ел
Россия һәм Төркия укучылары татар теле буенча олимпиада Гран-при алдылар
Татар теле буенча XIII Халыкара олимпиада Гран-при ияләре билгеле. Аларның исемнәрен бүген Казан «Корстон» комплексында бүләкләү тантанасында игълан иттеләр.
Арча мәктәбе укучысы «Профессионаллар» бөтенроссия чемпионатында көмеш медаль яулады
Арчаның 6 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8 “В” сыйныф укучысы Ранель Гаптелбәров “Профессионаллар” һөнәри осталык чемпионатының йомгаклау (төбәкара) этабында яшүсмерләр арасында “Физик культура, спорт һәм фитнес” компетенциясендә көмеш призер булды, дип хәбәр итәләр Арча муниципаль районының ВКдагы рәсми аккаунтында. Ярышлар Оренбургта узды.
Биектау районында МХО сугышчысы истәлегенә «Герой партасы» ачтылар
Татарстанның Биектау районы Учхоз мәктәбендә махсус хәрби операциядә катнашучы Илһам Адаев истәлегенә багышланган “Герой партасы” ачылды.
«ЕГЭ - это про100!» бөтенроссия онлайн-марафоны
2026 елның 22 апреленнән 28 апреленә кадәр Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Рособрнадзор) мәгълүмати-аңлату кампаниясе кысаларында “БДИ - ул про100!” Бөтенроссия онлайн-марафоны үткәрә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз