28-29 апрельдә Бурятия Республикасы мәгариф системасы вәкилләре делегациясе визиты булды.
Визит кысаларында кунаклар Арча районының мәктәпкәчә һәм белем бирү учреждениеләрендә, Казан шәһәре Мәскәү районының 2 нче лицей-интернатында, Казан шәһәренең Мәскәү районы КФУ каршындагы Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясендә булдылар.
Педагогик коллективлар дәрес фрагментларын, мастер-класслар күрсәттеләр, дәрестән тыш һәм проект эшчәнлеге буенча үз тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.
Арча районы белем бирү оешмаларында тәрбияләнүчеләр кунакларга Г.Тукай әкиятләрен татар телендә сәхнәләштерделәр.
Г.Тукай исемендәге Арча педагогика көллиятендә узган очрашуда фикер алышуның төп темасы укытучылар әзерләү булды. Мәгариф һәм укытучылар әзерләү өлкәсендә республиканың әйдәп баручы уку йортларының берсе булган әлеге учреждениенең тәҗрибәсен өйрәнү уку программаларын өйрәнү һәм педагогларны әзерләүгә концептуаль якын килү күзлегеннән файдалы.
29 апрельдә ТР Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге тел һәм әдәбият институты базасында Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре катнашында түгәрәк өстәл узды. Институт директоры, филология фәннәре докторы, профессор, ТР Фәннәр Академиясе әгъза-корреспонденты Ким Миңнуллин оешманың төп эшчәнлек юнәлешләре турында сөйләде. Милли мәгариф идарәсе җитәкчесе Лилия Әхмәтҗанова Татарстанда мәгариф системасы белән таныштырды, мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлек турында сөйләде. Дәреслекләрнең авторлары татар теле буенча уку әсбапларын тәкъдир иттеләр.
КФУның Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институтында узган очрашуда мәгариф белән идарә итү һәм аны карап тоту, перспективалы белем бирү идеяләрен популярлаштыру өлкәсендәге тәҗрибә турында фикер алыштылар.
Делегация Татарстан мәгариф учреждениеләре эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген һәм гамәли юнәлешен югары бәяләде.