Татарстан Республикасында илкүләм проект кысаларында Ворлдскиллс программалары буенча 90нан артык укыту юнәлешенә ихтыяҗ бар

2021 елның 4 мае, сишәмбе

«Демография» илкүләм проектының «Мәшгульлеккә ярдәм итү» федераль проекты кысаларында Ворлдскиллс программалары буенча укулар якын арада башланачак. Хәтта сайлап алынган компетенциягә ия булмаган төбәк халкы да программада катнаша ала – инде 12 меңгә якын россияле "Гомумроссия вакансияләр базасы һәм "Россиядә Эш" резюмесы порталына укырга языла.

Халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте органнарына мөрәҗәгать иткән гражданнар (шул исәптән – эшсезләр); 3 яшькә кадәрге баланы карау буенча отпускта булган хатын-кызлар; мәктәпкәчә яшьтәге балалары булган эшләмәүче хатын-кызлар; пенсия алды яшендәге һәм 50 яшьтән өлкәнрәкләр укулар үтеп,эшкә урнаша алу мөмкинлегенә ия булачак.

Һөнәри осталыкны үстерү агентлыгы (Ворлдскиллс Россия) программасының федераль операторы арсеналында – һөнәри эшчәнлекнең төрле өлкәләреннән 160тан артык компетенция буенча 600дән артык кыска белем бирү программасы бар.

Татарстанда киләчәктә 90нан артык һөнәри белем бирү юнәлеше кирәк һәм перспективалы. Алар арасында коры төзелеш һәм штукатур эшләр, агрономия, прототиплар ясау, эшмәкәрлек, кузов ремонтлау, мобиль робот техникасы, лаборатор химик анализ, эретеп ябыштыру технологияләре, сити-фермерлык, кирпеч салу һ. б.ш.  бар.

Моннан тыш, халыкның график дизайн, флористика, видеоҗитештерү өлкәсендә белем алу мөмкинлеге бар, күп фатирлы йортларны, авыл хуҗалыгы машиналарын, электр тапшыру кабель линияләрен эксплуатацияләү һәм хезмәт күрсәтү нигезләрен һәм нечкәлекләрен тикшерә, икмәк пешерүче яки кондитер була алачак.

Илкүләм проект буенча укыту программасы халыкны эш белән тәэмин итүгә юнәлдерелгән һәм алга таба эшкә урнашырга яки укудан соң мөстәкыйль һөнәри эшчәнлеккә старт бирергә җыенган кешеләргә туры килә.

Ворлдскиллс программаларының төп аермасы – аларның гамәли ориентлашуы. Укытуның 70% тан артыгы заманча җиһазлар белән җиһазландырылган остаханәләрдә гамәли күнекмәләр үзләштерүгә бүлеп бирелгән. Барлык программалар буенча укуларны Ворлдскиллсның сертификацияләнгән укытучы-экспертлары алып бара.

Укулар 3 айга кадәр дәвам итә, программа бөтен ил буенча 1200 дән артык мәйданчык базасында узачак – бу көллиятләрр, югары уку йортлары, алдан квалификация сайлап алуын узган уку үзәкләре. Барлык программалар буенча укыту күрсәтмә имтихан белән тәмамлана, анда алынган гамәли күнекмәләрне бәяләячәкләр.

Ворлдскиллс программаларын тәмамлаучыларның барысы квалификация турында документтан тыш, компетенцияләр паспорты (скиллс-паспорт), ул эш бирүчегә эш урынына дәгъва кылучының нинди һөнәри  күнекмәләргә ия булуын күрергә ярдәм итәчәк. Эш бирүче, сынау срогының стадиясен узып, белгечне алдагы бурычка туры китереп яллау мөмкинлегенә ия.

Укыту өчен гаризаны ничек бирергә кирәклеге турында мәгълүмат белән сайтта танышырга мөмкин: https://express.worldskills.ru/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International