Казан укучылары өчен чыгарылыш имтиханнарын тапшыру вакыты якынлаша. Еш кына укучылар БДИга ел дәвамында әзерләнәләр, репетиторлар белән шөгыльләнәләр һәм тест биремнәрен чишәләр. Әмма психологик әзерлек тә бик мөһим, чөнки көчле стресс хәлендә хәтта бик яхшы белгәнне дә онытырга мөмкин. Борчылуны ничек җиңәргә һәм ситуацияне ничек контрольгә алырга, «Мин-концепция» нәрсә ул һәм ситуацияләрне төрле төсләргә буяу укучыларга ничек ярдәм итәчәген психология фәннәре кандидаты, КФУның психология һәм мәгариф институты доценты, шәхес психологиясе Европа Ассоциациясе әгъзасы Инна Кротова сөйләде.