«Туган телем – шагыйрләр теле»

2013 елның 29 апреле, дүшәмбе
Бүгенге чор татар балалар шагыйрьләре иҗатын өйрәнү, пропагандалау, укучыларны китап белән кызыксындыру, 2004-2013 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасын тормышка ашыру максатыннан 11-12 нче апрель көннәрендә Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы “Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат” дәүләт автоном гомумбелем учреждениесе базасында «Туган телем – шагыйрләр теле» Республикакүләм фәнни-эзләнү конференциясе узды. Конференцияне оештыручылар булып Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан (Идел буе) федераль университеты, Актаныш муниципаль районы Башкарма комитеты һәм “Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат” дәүләт автоном гомумбелем учреждениесе коллективы торалар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International