Татарстанда I Төбәкара BabySkills чемпионаты узды

2021 елның 24 мае, дүшәмбе

Татарстанда 20-21 майда I Төбәкара BabySkills чемпионаты узды. Ярышлар дистанцион рәвештә үткәрелде. Ярышлар идарәсенең үзәге – Татарстан Республикасының Алгарышлы һөнәри әзерлек үзәге булды. Ярыш мәйданчыклары Россия Федерациясенең 8 төбәгендә: Ленинград өлкәсе, Краснодар крае, Татарстан Республикасы, Дагыстан Республикасы, Удмуртия Республикасы, Архангельск, Свердловск һәм Сахалин өлкәләре балалар бакчаларында, мәктәпләрдә, көллиятләрендә урнаштырылды. Ярышлар 16 компетенция буенча үткәрелде:

1. Мәктәпкәчә тәрбия;

2. Башлангыч сыйныфларда белем бирү;

3. 3D-Дизайн;

4. График дизайн;

5. Кием-салым һәм аксессуарлар дизайны;

6. Юл хәрәкәте иминлеге

7. Лаборатор химик анализ;

8. Физик культура, спорт һәм фитнес

9. Кондитер эше;

10. Балалар бакчасында музыкаль җитәкче;

11. Мәктәптә музыка укыту;

12. Ресторан хезмәте;

13. Инженер-төзелеш эше

14. Пешекче эше

15. Чәчтараш сәнгате

16. Программалаштыру

Төбәк этабы призерлары 16 тәкъдим ителгән компетенциядән 14ендә  үз көчләрен сынап карадылар. Бәяне Ханты-Манси автономияле округыннан, Мәскәүдән, Камчатка краеннан, Тула өлкәсеннән, Татарстан Республикасыннан, Сахалин өлкәсеннән, Свердловск өлкәсеннән, Ярославль өлкәсеннән, Ленинград өлкәсеннән, Краснодар краеннан, Удмуртия Республикасыннан, Дагыстан Республикасыннан BabySkills компетенцияләре  экспертлары һәм менеджерлары бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International