Республикада «Иң яхшы билингваль балалар бакчасы» грантын алуга конкурста сайлап алуның икенче этабы дәвам итә.
Исегезгә төшерәбез, конкурс 2021 елның 28 маена кадәр дәвам итәчәк.
Эксперт комиссиясе Татарстан Республикасының 25 белем бирү оешмасында – конкурс сайлап алуның икенче этабында катнашучылар арасында була. Әлеге этап кысаларында мәктәпкәчә яшьтәге балаларга билингваль белем бирү эшчәнлеген оештыру алымнарының системалылыгы, эшчәнлекнең ресурс белән тәэмин ителеше, белем бирү оешмасының әлеге юнәлеш буенча эш формаларының төрлелеге һәм оригинальлеге, балаларга дәүләт телләрен өйрәтү методикасы һәм технологияләре бәяләнә.
Нәтиҗәләр 2021 елның 5 июненә кадәр ясалачак. Конкурс нигезендә сайлап алу нәтиҗәләре буенча комиссия тарафыннан конкурста җиңүче 10 мәгариф оешмасы билгеләнә, алар 500 мең сум күләмендә грантлар белән бүләкләнәчәк.