Татарстан укучылары рус теле буенча Бөтенроссия олимпиадасында иң яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр

2026 елның 13 апреле, дүшәмбе

Саранскта рус теленнән олимпиаданың йомгаклау этабына йомгак ясалды.

Олимпиада 4-11 апрель көннәрендә узды. Катнашучылар ике язма турны үтәделәр: теоретик (орфография, пунктуация, морфология, синтаксис) һәм тикшеренү (тел күренешләренә анализ, төрле чор текстлары белән эшләү). Ярышта бөтен илдән сәләтле филологлар катнашты.

Җиңүчеләр: Яр Чаллы шәһәренең  26 нчы гимназиясенең  9 сыйныф укучысы - Демин Иван,  Казан шәһәренең  Вахитов районы «СОлНЦе» мәктәп-интернатының  11 сыйныф укучысы Шкуро  Мария, Яр Чаллы шәһәренең  26 нчы гимназиясенең  11 сыйныф укучысы - Хәкимов Әнвәр.

Җиңүчеләрне һәм призерларны чын күңелдән котлыйбыз!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International