Олимпиада Екатеринбургта 4 апрельдән 10 апрельгә кадәр узды һәм үз эченә теоретик һәм практик турларны алды. Безең укучылар ике сынауны да лаеклы үттеләр һәм иң яхшылар рәтенә керде:
Ронжина Мария, Казан шәһәренең Вахитов районындагы 131 нче лицееның 9 сыйныф укучысы,
Хәбибуллин Исмәгыйль, «Адымнар-Чаллы» 59 нчы Полилингваль гимназиясенең 10 сыйныф укучысы.
Мария белән Исмәгыйльне бу искиткеч зур уңышлары белән котлыйбыз!
Интеллектуаль ярышны Россия Мәгариф министрлыгы “Яшьләр һәм балалар” илкүләм проектының “Иң яхшы балаларга” федераль проекты кысаларында үткәрә.