Хезмәт (технологияләр) буенча Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабында җиңүчеләрнең һәм призерларның исемнәре билгеле булды. Олимпиада Мәскәүдә 5-11 апрельдә узды. Катнашучылар теоретик тур, практика тапшырдылар һәм проектлар якладылар.
Барлыгы 79 төбәктән 308 укучы, Татарстаннан 35 бала катнашты. Нәтиҗә - 29 диплом.
Абсолют җиңүчеләр:
Седова Анна - Яр Чаллы шәһәренең 26 нчы гимназиясеннән,
Владимирова Лилия - Кукмараның 4 нче урта мәктәбеннән,
Җиңүчеләр:
Зиннәтуллина Алсу -Яр Чаллы шәһәренең 26 нчы гимназиясеннән,
Латыйпова Залина - Алабуга К(И)ФУ институтының «Университет» мәктәбеннән,
Лескина Яна - Бөгелмә районының 6 нчы урта мәктәбеннән,
Егорова Арина - Кукмараның 4 нче урта мәктәбеннән,
Артемьева Арина - Түбән Каманың 32 нче гимназиясеннән.
Котлыйбыз! Сез Татарстанны лаеклы тәкъдим иттегез. Югары әзерлек өчен укытучыларга зур рәхмәт. Сезнең белән горурланабыз!