КВНның Бөтенроссия яшь армияче лигасы округ этабына йомгак ясалды

2021 елның 27 мае, пәнҗешәмбе

КВНның Бөтенроссия яшь армиячеләр лигасы үз эшен 2019 елда башлады. Бу яшь армиячеләрнең иҗади потенциалын гамәлгә ашыру өчен уникаль мәйданчык.

25 майда Казанның Киров районы Юдино бистәсенең тимер юлчылар мәдәният сараенда КВН Бөтенроссия яшь армиячеләр лигасының округ этабы узды. Казан беренче тапкыр КВН Бөтенроссия яшь армияче лигасының округ этабын кабул итте. Уеннарны оештыручылар — «ЮНАРМИЯ» хәрәкәтенең төп штабы, РФ Кораллы Көчләренең төп хәрби-сәяси идарәсе, «АМиК» телевизион иҗат берләшмәсе («Александр Масляков и компания»). Округ уеннарында катнашучылар 22 майда килә  башлады. Казан вокзалында КВН округ уеннарында катнашучыларны педагог белән Идел буе районының 19 нчы гимназиясендә укучы Тимур Ситдыйков, Ралина Газизова һәм Алмаз Гатауллин каршы алды.

Уенда Волгоград, Красногорск, Мәскәү, Түбән Новгород өлкәсе, Башкортостан Республикасы, Удмуртия Республикасы, Чувашия Республикасыннан 9 команда катнашты. Татарстаннан 2 команда катнашты: Яшел Үзән районының 16 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбенең “Кече лейтенант” командасы һәм Казанның 136 нчы рус-татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең “Махсус билгеләнеш отряды” командасы. Уен нәтиҗәләре буенча беренче урынны Удмуртия Республикасының «Зажигалки» командасы яулады, 2 урында – Татарстан Республикасының «Кече лейтенант» командасы, 3 урында - Чувашия Республикасының «Дети Индиго» командасы. Калган командалар номинацияләрдә билгеләп үтелде. Уенның чираттагы финалын октябрьдә Мәскәүдә үткәрү планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International