Рособрнадзор башлыгы Казандагы конференциядә: Югары уку йортларын аккредитацияләүнең иске моделе инде искерде

2021 елның 27 мае, пәнҗешәмбе

2022 елның 1 мартыннан уку сыйфатын даими  раслап, югары уку йортларын вакыты чикләнмәгән аккредитацияләүгә күчү булачак. Бу хакта Казанда "Державин укулары" Халыкара фәнни-гамәли конференциясе кысаларында түгәрәк өстәл утырышында Рособрнадзор җитәкчесе Анзор Музаев хәбәр итте.

Чара КФУда узды. Музаев ассызыклаганча, студентларны әзерләү сыйфаты катгый контрольдә тотылачак һәм мәгариф оешмалары күп санда кисәтүләр белән яңадан аттестациягә җибәреләчәк. Шулай ук Рособрнадзор җитәкчесе ФГОС иске системасыннан өлешчә читләшергә һәм аккредитация күрсәткечләренә күчәргә тәкъдим итте. Алар федераль округ буенча учреждениеләрнең сыйфатын бәяләү, ППС сыйфаты, БДИның уртача баллы, эшкә урнашу проценты һәм башка билгеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International