Россия Президенты Владимир Путин һөнәри белем стандартларына якын килүне үзгәртүне күздә тоткан законга кул куйды. Моннан тыш, закон уку вакытында берничә квалификация алу мөмкинлеген күздә тота. Документ хокукый мәгълүматның рәсми порталында бастырылган.
Хәзер федераль дәүләт белем бирү стандартлары (ФГОС) һөнәр һәм белгечлекләр буенча гына түгел, ә эреләндерелгән төркемнәр, шул исәптән һөнәри эшчәнлек өлкәләре буенча да эшләнергә мөмкин. Бу югары һәм урта һөнәри белем бирүгә дә кагыла. Нәрсә мөһим? Югары уку йортлары һәм көллиятләр өчен һөнәри компетенцияләр өлешендә белем бирү программалары профстандартлар нигезендә эшләнәчәк. Уку кысаларында берьюлы берничә квалификация алырга мөмкин булачак.
Моннан тыш, закон университетларга белем бирү программаларын ФГОС нигезендә генә эшләргә мәҗбүр итә. Законның тагын бер нормасы читтән торып белем бирү технологияләрен куллану һәм электрон белем бирү тәртибен билгели. Хәзер ул РФ хөкүмәте тарафыннан билгеләнәчәк. Элек бу хокук фән һәм югары белем министрлыгына мәгариф министрлыгы белән килештереп беркетелгән иде. Яңа нормалар инде 2021 елның 1 сентябреннән үз көченә керергә тиеш. Төп һөнәри белем бирү программаларын алар белән 2022 елның сентябреннән дә соңга калмыйча тәңгәл китерергә кирәк булачак.