Песков Казанның 175 нче гимназиясендә булган фаҗиганең сәбәпләре турында нәтиҗә ясарга ашыкмаска чакырды

2021 елның 27 мае, пәнҗешәмбе

РФ Президентының матбугат сәркатибе Дмитрий Песков РФ Тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкинның Казанның 175 нче  гимназиясен тиешенчә сакламау турындагы белдерүен шәрехләде. Бу хакта Известия хәбәр итә.

"Моны тикшерү материалларына нигезләнеп суд кына билгели ала, ул, минем аңлавымча, алып барыла", - дип хәбәр итте Песков журналистлар белән очрашу вакытында. Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Казанның 175 нче гимназиясендә булган фаҗиганең сәбәбе — укучыларның ата-аналары каравыл өчен акча түләүдән баш тартуы. Исегезгә төшерәбез, 11 майда Казанның 175 нче гимназиясенә кораллы җинаятьче бәреп керә һәм атыш оештыра. Фаҗига нәтиҗәсендә 7 укучы һәм 2 укытучы һәлак булды, тагын 25 кеше зыян күрде. Үтерүчене җинаять урынында кулга алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International