РФ вице-премьеры Татьяна Голикова Казанның 175 нче гимназиясендә булган фаҗигадән соң БДИ уздыру пунктларында куркынычсызлык чараларын көчәйтүне йөкләде. "Казанда соңгы фаҗигале вакыйгалар яктылыгында укучылар һәм оештыручылар имтиханнарын уздыру пунктларында куркынычсызлыкны тәэмин итү чараларын көчәйтергә кирәк", - дип белдерде Голикова. РФ вице-премьеры быел БДИ оештыру өчен 300 меңнән артык кеше җәлеп ителәчәген хәбәр итте. Аның фикеренчә, барысы да тоткарлыксыз, куркынычсызлык чараларын һәм Роспотребнадзор һәм Рособрнадзор киңәшләрен үтәп узарга тиеш.