26 майдан «Дуслык» савыктыру-белем бирү комплексы базасында «VICTORY» республика полилингваль сменасы һәм «Тарихка ачкыч» республика профиль сменасы старт алды. Беренче смена 18 көн дәвам итәчәк - 26 майдан 12 июньгә кадәр.
Сменада Татарстанның төрле мәгариф оешмаларыннан 112 мавыгучы 5-10 сыйныф укучылары катнашты. Смена инглиз һәм француз телләрен өйрәнү юнәлешләре буенча белем бирү процессын үз эченә ала. Программада шулай ук – тарих һәм җәмгыять белеме предметларын өйрәнү һәм мәдәни-ял итү программасы, ул катнашучыларга дустанә мөнәсәбәтләрне ныгытырга һәм үз талантларын ачарга ярдәм итәчәк.
Лекция, практик дәресләр, мастер-классларны КФУның Югары чит телләр һәм тәрҗемә мәктәбе укытучылары, Халыкара мөнәсәбәтләр һәм көнчыгышны өйрәнү югары мәктәбе укытучылары үткәрәчәк. Дәресләр программасы кысаларында шулай ук ТР Милли музееннан уку тематик экскурсияләре каралган. Чит телләрдә (инглиз/француз) аралашу укытучылар, вожатыйлар, яшьтәшләр белән аралашу балаларга тел тирәлегенә тулысынча чумарга, өйрәнелә торган телнең сөйләм телендә кулланыла торган яңа сүзләрне, фразаларны һәм әйтелмәләрне истә калдырырга ярдәм итәчәк.
Тарих һәм җәмгыять белеме белгечләре тарихи проект язуга һәм телдән гамәли дәресләрдә чыгыш ясауга әзерләнә, тарихи чыганакларны анализлау методикасын үзләштерә, узган еллар биремнәре буенча тарих һәм җәмгыять белеме буенча Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабына әзерлек практикасында катнаша.
Мәдәни һәм ял итү программасы «Көйне тап», «Иҗади җыр кичәсе», «Флешмоб», «Армия командировкасы», «Дөн буйлап сәяхәть», «Мода күрсәтү», «Мисс һәм Мистер Дуслык», «Химик фокуслар кичәсе», «Иҗади концерт», «Шигърият кичәсе», «Интуиция», «Импровизация» кебек чараларны, шахмат, футбол, волейбол буенча турнирларны үз эченә ала, алар программаның актуаль бурычын үтәргә – шәхси, төркемле һәм коллектив эшчәнлек аша лидерлык, оештыру, ораторлык сәләтләрен һәм алга киткән компетенцияләрне үстерү ярдәм итәчәк.
Егет-кызларга бердәм һәм продуктив беренче смена үткәрергә телибез.