28 майдан 30 майга кадәр «Эшкә хокук» федераль проекты кысаларында белемгә махсус ихтыяҗлары булган балалар өчен һөнәри юнәлеш лагере узачак. Чара инициаторлары – Россиядә МЕГА сәүдә үзәкләре һәм «Перспектива» Россия инвалидлар оешмасы белән идарә итүче Ingka Centres компаниясе. Проектны башкаручы буларак Казанда "Шәһәр мәгариф үзәге" өстәмә һөнәри белем бирү мәгариф учреждениесе чыгыш ясый. Лагерьда махсус мәгариф ихтыяҗлары булган 30дан артык яшүсмер катнашачак. 3 көн дәвамында мәктәп укучылары үзләрен түбәндәге юнәлешләр буенча һөнәри яктан сынап карый алачак: чүлмәкчелек, тукыма буенча нәфис бизәк төшерү, бүләк савыты ясау, шулай ук кул эше.
"Һөнәри юнәлеш лагерен уздыруның максаты – үсмернең шәхес үзенчәлекләрен исәпкә алып, һөнәр сайлауда ярдәм итү. Психологик яктан уңайлы шартларда балалар үз характерының һәм һәвәслегенең иң яхшы сыйфатларын ача. Шул ук вакытта аларга һөнәрнең билгеле бер җыелмасы тәкъдим ителә. Бу "үзеңне сынап караулар" бернәрсәгә дә мәҗбүр итми, әмма дәресләр барышында бу омтылышларның әһәмияте бик мөһим. Яшүсмер үзенең кирәк булуын тоярга тиеш!"- дип билгеләп үтте Казанда инклюзив белем өлкәсендә әйдәп баручы укытучы Валентина Чернявская.
"Эшкә хокук" — федераль социаль проект, аның инициаторлары булып Россиядә Ingka Centres компаниясе һәм "Перспектива" инвалидлыгы булган кешеләрнең төбәк иҗтимагый оешмасы тора. Проектның бурычы – инвалидлык белән яшүсмерләр өчен һөнәри потенциалны гамәлгә ашыру мөмкинлекләрен киңәйтү аша локаль бергәлекләргә ярдәм итү, шул исәптән укудан эшкә күчү программаларын эшләү һәм инвалидлыгы булган кешеләр арасындагы диалогка ярдәм итү. Проект Екатеринбург, Казан, Мәскәү өлкәсе, Түбән Новгород, Новосибирск, Омск, Самара, Санкт-Петербург, Уфа, Ростов-на-Дону шәһәрләрен һәм Адыгея Республикасын колачлый.