28 майда Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетының концерт залында “Тынычлык һәм татулык иҗаты” I региональ этномәдәни студентлар фестиваленең Гала-концерты була.
Фестиваль Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәмендә Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халык бердәмлеге елы кысаларында уздырыла. Фестивальне оештыручылар – ТР мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Идел буе дәүләт физик культура һәм туризм университеты.
Фестивальдә катнашучылар – республиканың 8 югары уку йорты студентлары – Татарстан территориясендә яшәүче төрле халыкларның концерт номерларын күрсәтәчәкләр. Милли традицияләрдә матур тамашаны Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан юридик институты, Казан кооперация институты, Казан милли тикшеренү технология университеты, А.Н.Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университеты, Казан федераль университеты, «ТИСБИ» идарә университеты, Казан дәүләт медицина университеты һәм Идел буе дәүләт физик культура һәм туризм университеты студентлары тәкъдим итәчәк.
Кичә узган матбугат конференциясендә ректор вазифаларын башкаручы Рафис Борһанов билгеләп үткәнчә, яшьләр арасында халык иҗатының традицион формаларын популярлаштыру – фестивальне уздыруның төп максатларының берсе.
«Россиянең күпмилләтле мәдәнияте үсеш һәм саклау таләп итә. Бездә Россиянең төрле төбәкләреннән студентлар укый, һәм без уку вакытында алар безнең төбәкнең мәдәнияте һәм традицияләре белән танышсын, үзләренең кече ватаннары турында белүләре белән уртаклашсын өчен барысын да эшлибез. Безнең университетның чит тел һәм тел белеме кафедрасы телләрне өйрәнүнең генә түгел, студентларны милли тирәлеккә чумдыруның да төрле формаларын таба. Әдәби кичәләр үткәрү, халык җырлары һәм бию фольклоры белән танышу, уку конкурслары һәм хәтта Габдулла Тукайның туган ягына бару – болар барысы да милли сәнгатькә багышланган студентлар иҗатын үстерү өчен эшләнә, - дип билгеләде Рафис Борһанов.
Гала-концерт “Татарстан халкы бердәмлеге” темасы астында студентлар номерларын берләштерәчәк. Бәйрәм кунаклары – ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов һәм ТР фән һәм мәгариф министры Илсур Һадиуллин, шулай ук вуз-катнашучылар ректорлары һәм проректорлары булачак.