Миңнеханов Казан фаҗигасеннән соң мәктәпләрнең тәрбияви ролен көчәйтергә тәкъдим итте

2021 елның 31 мае, дүшәмбе

Россиядә 11 майда Казанда булган фаҗиганең кабатлануын булдырмас өчен мәктәпләрдә тәрбия элементын көчәйтергә кирәк. Укытучылар баланы укытырга гына түгел, ә тормышта үзен табарга ярдәм итәргә тиеш. Мондый фикерне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Тина Канделакиның «Махсус кунак» программасында белдерде.

"Мөгаен, безгә үсеп килүче яшь буынны тәрбияләүгә игътибар итәргә кирәктер. Әгәр без белем бирү системасын алсак, элек мәктәп белем генә бирмәде, җитди тәрбия эше белән дә шөгыльләнде. Бу мәсьәлә, миңа калса, кулдан ычкынды, һәм соңгы вакытта берничә җитди  карар кабул ителүе юкка гына түгел, шул исәптән безнең Президент Владимир Владимирович Путинның – сыйныф җитәкчесенең роле, укытучыларга түләүләр турында карарлар әнә шундыйлар", - дип саный Миңнеханов.

Шул ук вакытта Татарстан Президенты ассызыклаганча, тәрбиядә төп рольне гаилә уйнарга тиеш, чөнки анда тәрбия, гореф-гадәт һәм хөрмәт башлангыч ала. Мисалга ул СССР чорларын китерде, ул вакытта мәктәпнең роле һәм укытучы статусы югары иде.

"Сез укытучы статусын хәтерлисезме? Бүген теләсә нинди бала укытучыны (видеода) төшерергә һәм аны гаеп ташларга мөмкин. Безгә бу чикне җайга салырга кирәк. Бала гаиләдә тәрбияләнергә тиеш. Әгәр дә ата-аналар үзләрен җаваплы дип хис итмәсә, бары тик мәктәп кенә бу проблеманы хәл итә алмаячак", - дип ассызыклады ул. Моннан тыш, ул мәктәпнең хәзер күбесенчә "баллар, сыйфат һәм олимпиадаларда катнашучыларга" күбрәк юнәлеш тотуына игътибар итте, ә яшүсмерләрне тәрбияләү читтә кала. "Ягъни безгә бу юнәлештә дә эшебезне көчәйтергә кирәклеген аңларга кирәк", - дип өстәде ул.

Аның сүзләренә караганда, мәктәпләрне «ныгытылган крепостьларга» әйләндерергә кирәкми, чөнки укчы һөҗүм өчен башка урынны да сайлый алган булыр иде, Әйтик, балалар бакчасы, хастаханә яки сәүдә үзәге: «Безнең, хакимиятләрнең гаебе — без моңа юл куйдык! Безгә моны ачыклыйсы бар әле. Бәлки, безгә мәктәпләрне тагын да көчлерәк ныгытырга кирәктер? Ләкин мылтыклы кеше хастаханәләргә, сәүдә үзәкләренә барырга мөмкин ".

Моннан тыш, Татарстан Президенты балаларга компьютер уеннарына керү мөмкинлеген чикләргә һәм һәм корал тоту өчен медицина тикшерүләрен һәм аны алуга хокук бирүләрнене тикшереп торуны көчәйтергә тәкъдим итте.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International