Татарстанда бу җәйдә 57,7 меңнән артык бала мәктәп яны лагерьларында ял итәчәк. Бу хакта ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина ТР Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты утырышында хәбәр итте.
«Мәктәп яны лагерьларына әти-әниләрдә ихтыяҗ зур. 10,4 меңнән артык бала быел язгы каникулларда ял итте инде һәм 14,7 меңнән артык бала көзге каникулларда мәктәп яны лагерьларында ял итәргә планлаштыра", - дип сөйләде докладчы.
Әсәдуллина республикада 859 мәктәп яны лагере эшли, дип ачыклык кертте. Мәктәп яны лагерында баланың көндезге яшәү өчен ата-аналар кертеменең уртача бәясе 570 сум тәшкил итә.
Быел ТР мәгариф һәм фән министрлыгы 104 мең 690 бала өчен ял оештыра, шул исәптән 10 меңнән артык бала республиканың сәламәтләндерү лагерьларында ял итәчәк, 82 меңнән артык бала — көндезге лагерьларда ял итәчәк. Моннан тыш, 600 бала, 62 ятимне дә кертеп, Кара диңгез буендагы лагерьларда ял итәчәк.