Татарстанда илкүләм проектлар буенча 2021 елда ике мәктәп һәм 16 балалар бакчасы ачылачак

2021 елның 31 мае, дүшәмбе

Татарстанда «Демография», «Мәгариф» һәм «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм  проектлары ярдәмендә 2021 елда ике яңа мәктәп һәм 16 балалар бакчасы барлыкка киләчәк, дип хәбәр итте республика икътисад министрлыгының матбугат хезмәте.

"Татарстанда 2020 елда „Мәгариф“ һәм „Торак һәм шәһәр мохите“ илкүләм  проектларын гамәлгә ашыру кысаларында биш гомуми белем бирү оешмасы ачылды, 2021 елда тагын ике мәктәп ачу планлаштырыла. „Демография“ илкүләм проекты буенча 2020 елда 12 балалар бакчасы ачылды, 2021 елда 16 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе ачу планлаштырыла», — дип сөйләделәр матбугат хезмәтендә.

Исегезгә төшерәбез, илдә илкүләм  проектларны гамәлгә ашыруга Россия Президенты Владимир Путин 2018 елда старт бирде. 2020 елның 21 июлендә РФ Президенты Указы белән илкүләм  максатларга ирешү срогы 2030 елга кадәр үзгәртелде. Россиялеләрнең сәламәтлеге һәм иминлеге, уңайлы мохитне үстерү, талантларны үстерү һәм үз-үзләрен күрсәтү өчен мөмкинлекләрне киңәйтү, шулай ук хезмәт нәтиҗәлелеген һәм эшкуарлык уңышлылыгын арттыру төп максатлар булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International