Россия фән һәм югары белем бирү министрлыгы экспертлары "Приоритет-2030" югары уку йортларына дәүләт ярдәме программасы буенча иң кискен сорауларга җаваплар әзерләделәр.
Исегезгә төшерәбез, премьер-министр Михаил Мишустин 2021 елның 13 маенда ил тарихында иң масштаблы дәүләт ярдәме һәм университетларны үстерү программасын — "Приоритет-2030"ны эшләтеп җибәрү турында карар имзалады. Шул ук карар белән оешмаларны сайлап алу кагыйдәләре һәм грантлар алу кагыйдәләре расланды.
Программа Россия югары уку йортларында тикшеренүләр, эшләнмәләр, мәгариф һәм инновацияләр, территорияләр һәм технологияләр үсешенә юнәлдерелгән. Төп игътибар төбәк университетларына ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Анда конкурс буенча сайлап алынган 100 университет катнаша ала.
Фән һәм югары белем бирү министрлыгы башлыгы Валерий Фальков сүзләренчә, "Приоритет-2030" программасының төп максатларының берсе – вузларның төбәкләр һәм тулаем илне социаль-икътисадый һәм фәнни-технологик үсешендә ролен көчәйтү. Моның өчен университетлар һәм фәнни оешмалар икътисадның реаль секторы предприятиеләре белән консорциумнарга берләштереләчәк. Бүген бу югары белем бирү һәм фәндә төп дөнья трендларының берсе булып санала.
- Сайлап алу кайчан игълан ителәчәк?
Агымдагы елның июнь аенда фән һәм югары белем бирү министрлыгы боерыклары басылып чыкканнан соң, хөкүмәт карары белән каралган. Шул ук вакытта университетны үстерү программасы проекты үрнәге дә барлыкка киләчәк.
- Университетларны үстерү программаларын бәяләү критерийлары кайчан барлыкка киләчәк?
Бу хакта фән һәм югары белем бирү министрлыгы боерыгы проекты норматив хокукый актлар проектларының федераль порталында урнаштырылган инде. Хәзер проект коррупциягә каршы бәйсез экспертиза үтә. Боерык июнь аенда имзаланачак.
- Документларны тапшыру вакыты?
Программада катнашу өчен сайлап алу үткәрү турында игълан басылып чыкканнан соң 30 көн эчендә.
- Зур консорциум булдыру өчен 30 көнгә ничек сыешырга?
30 көн – документлар (гаризалар) бирү вакыты. Консорциумнар булдыру буенча чаралар – гариза составында үсеш программасының бер өлеше. Гариза бирү вакытына консорциум формалашмаска да мөмкин.
- "Приоритет-2030" игъланына кадәр барлыкка килгән консорциумнар "гамәлдә" булырмы?
Әйе. Программа, катнашучылар составына бәйсез рәвештә, университетларның гамәлдәге берләшмәләре эшенә комачауламый.
- Махсус грантны ничек алырга?
Югары уку йорты грантның махсус өлешен алуга дәгъва итә дип гаризада күрсәтергә. Сайлап алуда катнашу өчен кирәкле документларны әзерләргә. Рейтинг нәтиҗәләре буенча программа проектын алга таба карау өчен университетлар исемлегенә керергә мөмкин. Һәм нәтиҗәләр көтәргә кирәк.
- Бер учреждениегә грантның база өлеше елына 100 миллион сумнан да ким түгел. Бу акчаларны нәрсәгә тотарга ярамый?
Грантлар аларны бирү кагыйдәләренең беренче пунктында күрсәтелгән максатларга ирешүгә бәйле чыгымнарны финанс ягыннан тәэмин итүгә һәм үстерү программалары чараларын үткәрүгә бирелә. Бу – "Фән һәм университетлар" илкүләм проекты кысаларында "икътисадны һәм социаль өлкәне фәнни, технологик һәм кадрлар белән тәэмин итү, югары белем бирү системасының Глобаль конкуренциягә сәләтлелеген арттыру һәм төбәк үсешенә ярдәм итү" чаралары. Шулай ук грантлар студентлар арасында цифрлы компетенцияләр формалаштыруга да сарыф ителә ала. Грант акчаларыннан башка максатларга файдалану максатчан түгел дип танылачак.
- Ә максатка ирешелмәсә?
Бу очракта грант акчаларының бер өлешен кире кайтару каралган. Шулай ук университетка катаншучылар арасыннан төшерелеп калу куркынычы да яный.