Бүген, 2021 елның 31 маенда БДИның төп этабы старт алды. Югары уку йортларына укырга керергә җыенган унберенче сыйныф укучылары география, әдәбият һәм химия фәннәреннән имтиханнар тапшыралар.
65 имтихан үткәрү пункты оештырылды, шул исәптән 5се өйдә тапшыру өчен. Имтихан кабул итү пунктлары эшендә 2550 педагогик хезмәткәр катнашуы планлаштырыла. Имтихан кабул итү пунктлары аудиторияләрендә онлайн видеокүзәтү оештырылган.
Имтихан кабул итү пунктларына мәгълүмат тапшыру Республика белем бирү сыйфатын мониторинглау үзәгенең якланган каналлары һәм махсус элемтә (имтихан материаллары белән дисклар) аша, имтиханны өйдә тапшыру пунктларына материаллар тапшыру кәгазь чыганакларда гамәлгә ашырыла.
31 майга 3800 катнашучы килде, шуларның 3299 чыгарылыш сыйныф укучысы.
География буенча БДИны 161 катнашучы тапшырачак, әдәбият буенча – 1050 катнашучы, химия буенча – 2589 катнашучы.
Имтихан 10.00 сәгатьтә башлана.
Имтиханнарның дәвамлылыгы:
География – 3 сәгать,
Әдәбият – 3 сәгать 55 минут,
Химия – 3 сәгать 30 минут.
Быелгы чыгарылыш сыйныф укучылары БДИ нәтиҗәләрен үз мәктәпләрендә 17 июньдә белә алачак, БДИның барлык катнашучылары да - Рособрнадзорның рәсми сайтында «ГИА» бүлегендә http://obrnadzor.gov.ru/gia/gia-11/rezultaty/.
Шулай ук РЦМКО сайтында "Бердәм дәүләт имтиханы" бүлегендә http://rcmko.ru/ege/ Бердәм идентификация һәм аутентификация системасына имтихан нәтиҗәләре алу өчен күчү каралган.
Югары уку йортларына керү өчен география буенча кимендә 37 балл, химия буенча – 36 балл, әдәбият буенча 32 балл җыярга кирәк.
Имтиханнарга сәламәтлеге торышы буенча имтиханны вакытыннан алда тәмамлаган катнашучылар, шулай ук документаль расланган нигезле сәбәп буенча имтиханда катнашмый калганнар кертелергә мөмкин.
Әгәр имтиханны үткәрү тәртибен бозу факты булса, мәсәлән, техника эшендә өзеклек, һәм имтихан тапшыру пунктында рәсмиләштерелгән тиешле акт белән имтихан тапшыручы ГЭК карары буенча имтиханга кабат кертелә.
Предмет буенча БДИ нәтиҗәсен яхшыртырга теләүчеләр моны бер елдан соң гына эшли алачак.
Имтиханны үткәрү тәртибен бозган өчен имтиханнан чыгарылган БДИ катнашучылары (телефоннар һәм башка җайланмалар, шпаргалкалар кулланган һәм башка сәбәпләр), аларның нәтиҗәләре гамәлдән чыгарыла, андыйлар бу предмет буенча БДИны киләсе елда тапшыра алачак.
Киләсе, аеруча массакүләм имтиханны балалар 3 июньдә рус теленнән БДИ тапшырачак.